Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше ир-атның эткә пычак кадаганын видеокүзәтү камерасы төшереп торган

Полиция хезмәткәрләре тикшерү эшләре башлаган.

news_top_970_100
Күрше ир-атның эткә пычак кадаганын видеокүзәтү камерасы төшереп торган
http://www.bashinform.ru/

Башкортстанның Стәрлетамак районындагы Наумовка авылында бер ир-ат күршесенең этенә пычак кадаган. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

Вакыйга 1 мартта була. Күрше ир-ат эткә хуҗасы каршында һөҗүм итә. Әлеге хәлне видеокүзәтү камерасы объективы төшереп тора, аннары кадрларны социаль челтәрләрдә тараталар.

Кадрларда капка төбендә йөргән этләр күренә, алар әллә уйнаша, әллә сугыша — аңлашылып та бетми. Шуннан соң каршы яктан ир-ат килгәне күренә, ул этләрнең берсенә суга.

Шаһитларның сүзләренчә, питбуль хуҗасы күрше этенә пычак кадаган. Шуңа кадәр ул күршесенә «Мин сине кисәткән идем», — дип кычкыра. Нинди кисәтү турында сүз барганы билгесез, күршеләр арасында ни булганын хәзер полиция хезмәткәрләре ачыклаячак.

«Дежур частька хәбәр иттеләр. Әлеге факт буенча тикшерү бара, видеокүзәтү язмасын өйрәнәләр», — дип сөйләгәннәр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100