Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше хакы - Тәңре хакы. Күршең белән тыныша алмасаң, нишләргә?

Күршеләреннән золым күргән кешеләр үз тарихларын «Интертат»ка сөйләде.

news_top_970_100
Күрше хакы - Тәңре хакы. Күршең белән тыныша алмасаң, нишләргә?
pixabay.com

Күрше, күрше дибез. Әбиләр дә күрше хакы бар, диләр. Күршеләрең әйбәт булса, әйтер идең дә бит! Әгәр сиңа яшәргә комачаулап, көн дә нерваларыңны какшатсалар, бу сүзләр тәгаен онытыладыр.

Күршеләреннән золым күргән кешеләр белән аралаштым. Бу тарихларны укып, үзегезнең күршеләрегез белән чагыштырыгыз.

Бәлки сезне дә борчыганнары бардыр? Ул вакытта нишләп була соң?

Үзем тулай торакта яшим, бу проблема белән сирәк булса да, очрашам. Бер катта яшәүче кешеләр өчен кухня уртак. Кичен кайткач, юынгычлар тулган, плитәгә кофе акканнын күреп, кәеф бер дә күтәрелми. Синең дежур көнең булса, ачу тагы да арта. Песи балалары гөл чүлмәген ваткач, аларны башлары белән шул балчык калдыкларына төртеп күрсәтеп: «Ярамый» дип әйткән кебек, бу күршеләрнең дә башларын юынгычка һәм пычрак плитәгә төртәсе килә. (Песиләрне алай иткәнем юк үзе, бу хакта ишеткәнем генә бар). Кара, нәрсә эшләгәнсең, үзең генә яшәмисең, янәсе.

Анысына да түзеп була, төнлә укырга һәм эшкә барасы булганда шауласалар, эчеңдәге йоклап утырган аҗдаһа кабына да китә. Аның утын сүндерергә бик авыр була. Чыгып талашасың. Тыналар да, яңадан башлыйлар. Әзрәк авторитетың булса гына дәшми башлыйлар. Соңгы арада тыңлыйлар әле. Сере нидә икән, белмим.

Сөйләсәң, сөйләп бетергесез, шулай да мин геройларымның тарихын ачып бирергә тырышып карыйм әле.

Ун мәче кыйссасы

Күп катлы йорт. Пластик тәрәзәләр. Тавыш изоляциясе юк дәрәҗәдә. Күрше квартирада мәче төчкергән тавыш та ишетелә хәтта. Калганын әйткән дә юк.

«Искә түзәрлек түгел иде», — дип башлап китте сүзен исемен әйтмәскә кушкан танышым. — Ирем һәм кечкенә балабыз белән бу өйгә күченгәндә мин бик бәхетле идем. Күршеләр дә яхшы булып тоелды. Килгән көнне үк барысы белән дә танышырга өлгердек. Бер атна яшәгәннән соң проблемалар башланды».

Нәрсә ошамады?

Бала елаганы аркасында тавыш чыга башлады. Бала кечкенә, ул еларга тиеш бит инде. Без дә гел тынычландырырга тырышмыйбыз. Күп елаган бала акыллы булып үсә дип әйтә иде әбиләр. Кулыма алып тынычландырасы килгән чакларда ирем тимәскә куша. Малай үзе еламаска өйрәнергә тиеш, ди. Гел кулга ияләнсә, бездән башка тора алмаячак, чит кешеләргә тиз ияләнмәячәк дигәч, ризалаштым.

Күршегә бала елаганы бер дә ошамады. Ул башта төннәрен гел ишек шакыды. Башта ачып сөйләшә идем. Аннары ишек ачудан туктадым. Ул бер-ике тапкыр участковый чакырткан булды. Бала елаганга күрә ул безгә бер әйбер дә эшли алмады. Ничек килде, шулай кайтып та китте. Менә шуннан сугыш башланды да инде күршеләр белән.

Сугыш дип әйтү артык кычкырып торган сүз түгелме?

Сугыш. Чын мәгънәсендә сугыш иде ул. Ишек төбендә башта чүп пакетлары калдырып китә торган булды. Түздек. Ирем эшкә барышлый ул чүпне ташлый китә иде. Аннары ул өенә урам песиләрен ташый башлады. Без ирем белән урам мәчесе алып кермәвен сорадык. Алардан күпме пычрак чыга, нинди авыруы бардыр, билгесез. Бала белән урамга уйнарга чыкканда, күршебез дә песиен урамга чыгарып җибәрә иде. Песи бала янында кайнаша. Әлбәттә, миңа бу ошамады. Без бала белән чыккан вакытта песиен өендә тотуын сорадык. Ул каршы килде.

Бу очракта үзегезне дөрес эшләдегез дип саныйсызмы? Аңлар идем, әгәр өйрәтелмәгән зур эт булса…

Урам эте дә, песие дә авыру булырга мөмкин. Тора-бара күршебез безгә керми, тавыш куптармый башлады. Икенче баланы алып кайтканнан соң, тавыш тагын да артты. Ике бала бер-берсенә кушылып елый башлады. Шуннан соң күрше хатын әллә нишләде. Өенә ун мәче алып кайтып куйды. Алардан килгән ис! Кичләрен мәче мияулый. Балалар йоклый алмый. Без башта дәшми тордык. Аннары ирем ул мәчеләрне юк итәргә кушты.

Күршегез моңа ни диде инде?

Каршы чыкты. Сезгә алып кайтырга ярый, миңа юк диде. Ул минем балаларны песиләр белән чагыштырган. Мине бертуктамый бала таба дигән. Мин ул вакытта өченче баланы көтә идем. Песиләрен агуларга булдык. Ирем бер пакет мәче азыгы алып кайтты. Шуңа агу кушып күршеләргә кертеп бирдек. Күрше аптырап калды. Ләкин рәхмәт әйтеп алды. Икенче көнне песиләрнең үләксәләре безнең ишек төбендә ята иде. Ишеккә язу элгән, «Җавап бирәсегез алда» дип. Хәзер балаларга берәр юньсезлек эшләмәсә ярар иде дип борчылабыз.

  • Тыңладым да, чәчләрем үрә торды. Үзләре күршеләрен гаепли. Асраган ул ун песи. Ләкин, алар балаларга йокларга бирмиләр дип, үтерәсе түгел бит инде. Беренче чиратта үзләренең балаларын карарга өйрәнсеннәр иде. Әти-әниләре шундый булганда, нормаль бала булып үсәрләрме икән алар? Үзләре кешеләргә проблема тудырганнарын аңламаган кешеләр…

«Тыныч йоклаган көнем юк»

Зөлфия күршеләре белән елга якын килешә алмыйча тора икән. «Берүзем генә яшәвем ошамады. Әйтерсең аларның ирләре миңа кирәк инде», — дип сөйли башлады ул.

Кайчан күчендегез?

Ел да ике ай тирәсе бардыр. Шуннан бирле бер тыныч йоклаган көнем юк. Ничек кенә тормышымны бозарга икән дип торалар. Монда сәер кешеләр яши. Ирләре дә, хатыннары да сәер. Бер тапкыр күршедәге ирдән ишек тоткасын рәтләргә сорадым. Керде, рәтләде. Шул ук кичне хатыны кереп җиткән. «Минем иремне нигә бозык юлга кертәсең, фахишә!» — дип кычкырды. Мин аңа аңлатырга тырыштым. Ишек тоткасын күрсәттем. Рәтләргә генә сорадым, миңа ирең кирәкми, дидем. Ул ышанмады. Ачу белән шул ишек тоткамны ватып чыгып китте. Мастер чакырырга туры килде.

Шул көннән башлап бөтен күрше хатыннар миңа карата начар мөнәсәбәттә. Башта стенага шакшы сүзләр язрдылар. Елый-елый шул сүзләрне сөрттем. Аннары ишегемә «Фахишә» дип язганнар. Ул көнне абыем кунакта иде. Ул киткәндә баскычта тотып алып, минем нинди оятсыз икәнемне, чит ирләрне үземә чакыруым турында сөйләгәннәр. Абыйның бик нык ачуы чыкты. Ул минем нинди кеше икәнне белә. «Күченәсең, адекват булмаган кешеләр белән тормыйсың диде». Әлегә без фатир эзлибез…

«Өске катта фахишә яши»

«Безнең ике улыбыз бар. Алар мәктәптә укыйлар. Ирем укытучы, мин мәктәптә идән юам», — дип сөйләде ул. Исемен күрсәтмәскә кушты. «Күршеләр белән проблемалар күптән түгел башланды. Моннан дүрт ай элек өске катка яңа кешеләр килде. Ике кыз кеше. Кызлар булгач, тавыш булмас дип уйладык. Үзләре дә тәртипле кебек күренә иде.

Дискотека оештырдылар мәллә?

Ул гына булса! Башта беренче атнада төне буе музыка уйнады. Килгәннәр, бәйрәм итәләр, яшьләр дип уйладык. Бер атнадан соң да тавыш тынмагач, менеп сөйләшә башладык. Балаларның мәктәпкә, безнең эшкә барасы бар. «Сезнең проблема» диделәр. Без полиция чакырттык. Алар бик тиз тындылар. Аңлаганнардыр дип ышандык. Ялгышканбыз. Көн-төн тавыш куба башлады. Алар көндез музыка куя. Төннәрен кычкырыша. Алар свингер булып чыкты. (Свинг — ике, яки тагын да күбрәк парның бергә секс белән шөгыльләнүе — ИТ). Көн дә яңа кешеләр табалар. Үзләре «би». (Би — үз пары белән секс белән шөгыльләнүче — ИТ).

Минем заман кешеләренә бу шок ясарлык хәл. Кая бара бу дөнья. Әле нишләргә белмибез. Полициягә бардык. Бу проблеманы чишәргә кирәк», — дип сөйләде ул.

Күршеләр тавышланса кая хәбәр итәргә?

Полициягә. Әгәр дә күршеләр белән сөйләшү булышмаса, турыдан-туры полициягә хәбәр итү кирәк. Полициягә шулай ук аноним рәвештә хат җибәрергә була. Хатта сезне нәрсә борчый, барысын да тәфсилләп язарга кирәк. Полиция килгәннән соң беренче тапкыр гадәттә профилактик әңгәмә уздыра.

Полиция ярдәмгә килмәгән очракта прокуратурага барырга була. Сезгә ышансыннар өчен күршеләрдән уртак шикаять яздырып алу мөһим. Полиция чакыру турындагы протоколларның копияләре, видео, аудио язмалар кирәк.

Кечкенә бала елаганга зарлану урынсыз. Бу очракта күршегезне җаваплылыкка тарта алмыйсыз, чөнки аларның елаганын контрольдә тотып булмый. Күршеләрегезнең этләре тавышланса да шикаятьне карамаска мөмкиннәр. Шикаять йорттагы хайваннар саны икедән артса гына карала.

Киңәшләр

Юрист Олег Рәхимов: «Закон буенча тавыш көндез 55 децибел, төнлә 45 децибелдан артмаска тиеш. Законга буйсынмаган кешеләр административ хокук бозучылар булып санала. Әгәр эш тагын да зурга китсә, бу вакытта гражданлык хокукын бозу. Санитар-эпидем шартлары бозылса, штраф 500-1000 сум була.

Тавышланганга башта кисәтү ясала, аннары 1000-2000 штраф салына.

Вакыт аралыгы төрле булган төбәкләрдә, мәсәлән Мәскәүдә 23.00-7.00 кадәр шауларга ярамый, Санкт-Петербургта — 22.00-8.00, Казанда исә 22.00-6.00, ял көннәрендә 22.00- 09.00 кадәр. Тавышлануга музыка тыңлау гына түгел, ә төнлә пылесос, тавышлы кер юу машинасын кушу да керә».

ТР торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсе буенча җәмәгать контроле төбәк үзәгенең башкарма директоры Дмитрий Романов:

«Кешеләргә үзара килешергә туры килә. Бу кеше факторы. Күршеләр бер-берсе белән килешмәскә мөмкин. Мәсәлән кемдер өенә чүп-чар ташый, кемдер подъезд эчендә тәмәке тарта. Тараканнар, начар ис барлыкка килә. Әгәр дә аларның судка, полициягә барасылары килмәсә, бары тик үзара килешәсе генә кала. Күпчелек конфликтлы кешеләр, гадәттә, начар тормышта яшәгән кешеләр була. Алар башкаларга да яшәргә ирек бирмиләр, үзләре теләгәнчә яшиләр, беркемне дә тыңламыйлар».

Иҗтимагый палата вәкиле Михаил Застела:

«Көндез, кичен шауларга мөмкиннәр. Кич белән бөтенләй дә тавышланырга ярамый. Көндез каты тавыш булса, Роспотребнадзорга шалтыратырга кирәк. Алар килеп, приборлар белән тавышны үлчәп китәләр. Ул нормадан артырга тиеш түгел. Бу кысалардан чыккан кешеләргә штраф салалар.

Мин сезгә бер кызык хәл сөйләп китә алам. Бер өйдә профессор белән слесарь яшәгән. Бер көнне слесарь эчеп кайткан. Аягыннан бер ботинкасын салып стенага бәргән. Аннары икенчесен. Профессор кереп, тавышланмавын сораган. Бу вакытта эшләгәнен аңлаткан. Икенче көнне дә слесарь эчеп кайткан. Беренче ботинкасын салып, стенага бәргән, профессорның сүзләрен исенә төшереп, икенчесен әкрен генә алып куйган. Тиздән котырып профессор килеп кергән, икенче аяк киемеңне кайчан саласың, мин эшли алмыйм дигән.

Шуның кебек, кешеләр бер-берсе белән килешмәскә мөмкиннәр», — дип сөйләде ул.

Бу проблеманы хәл итә алган Казанда яшәүче бер ханым:

«Күрше фатирда тавышлы кешеләр яши башлады. Яшьләр эчә, музыка тыңлый, кызлар алып кайта. Сөйләшеп карау файда бирмәде, „син безне нишләтә аласың, тапма идең балаларыңны“ дип көлде генә ул егет. Түзә алмагач, төнге бердә полиция чакырттым. Бу очракта иң мөһим әйбер: полиция килгәндә үзегезне адекват кеше итеп күрсәтү. Безнең авырып яткан чак иде. Күзләре кызарган, бер баласын җитәкләгән, берсен күтәргән ялгыз хатынны күргәч, ике яшь кенә егет безне кызганды. Алар килгәндә дә тегеләр дөбер-шатыр музыка акырта иде. Бик озак ишекләрен ачтыра алмыйча интектеләр. Аннары нишләткәннәрдер ул егетләрне, мин белмим. Бөтенләй туктадылар дип әйтә алмыйм, тавышланалар, әмма аларны бик куркыттылар бугай — ялгыш музыка ачсалар да, тиз генә басып куялар».

Шәхси фикерем

Мин үзем бер генә әйбер аңладым. Әгәр дә кешегә тыныч кына аңлатып булмаса, бу очракта үзегезгә тавыш күтәрүнең зыяны юк. Кайбер кешенең колагы ишетми торган була, ул бер әйткәндә ишетми. Аңа әз генә «ишетергә булышырга» гына кирәк. Шунда ук проблема юкка чыга. Сине тыңлый да, аңлый да башлыйлар. Ничек кенә кызганыч булмасын хәзер җәмгыяте шундый. Тыныч тавыш белән, куркып кына әйткән кешеләрне трактор, танк сыман изеп китәләр, муенга менеп утыралар.

Шуңа да сүзем шул: күршеләре белән проблемалары булган кешеләр, бәлки эш үзегездәдер? Бәлки сез үзегезгә шундый мөнәсәбәттә булуларын рөхсәт итәсездер?

Интернет челтәрендә төрле кешеләрдән сораштырдым. Күршеләре белән килешә алмаганда нинди чыгу юллары тәкъдим итәләр соң? Үземә кызык тоелганнарын сезгә дә тәкъдим итәсем килә.

«Бер шешә алып кереп, күрше дус, ник болай булды соң әле бу дип сөйләштем. Аның тормышында бик авыр вакыт булып чыкты. Шуннан бирле ызгышкан юк».

«Күршедә 30 яшьләр тирәсендәге тавышлы бер хатын яши иде. Аның кебек үк иртән торып басуга шакылдый торган булдым. Пылесос кабызам, үкчәле аяк киеме киям, телевизор кушам. Болар аңа ошамады. Уйлап тордым да аны абыем белән таныштырдым. Ул да ялгыз иде, теләсә нинди тавышка нервысы чыга иде. Хәзер талашмыйбыз. Абый ул хатынга өйләнде».

«Музыка аркасында дуслаштык. Мин „Сплин“, „Кипелов“ ны тыңладым, күрше, шакылдатып, музыканы катырак куярга кушты».

Екатеринбургтагы бер егет исә Интернетка белдерү биргән. Ул фатирын ике айга бушка арендага биреп торырга әзер. Төп шарты — бик нык тавышлы кешеләр килеп, аның күршесендәге тавышлы күршеләреннән үч аларга тиеш. «Минем бер генә шартым бар — тормышларын тәмугка әйләндерегез шуларның, милләтегез дә, яшегез дә, кем булуыгыз да мөһим түгел», — дип ялвара егет.

Киңәшләр төрле. Берәр киңәш ярдәм итсә, безгә дә языгыз әле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100