Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрше авылдагы туганы килеп, фермерны һәм аның хатынын үтергән, өйгә ут төрткән

Туган тиешле егет фермерның уңышны һәм терлекләр сатуын, өйдә кыйммәтле әйберләр булуын белеп килгән.

news_top_970_100
Күрше авылдагы туганы килеп, фермерны һәм аның хатынын үтергән, өйгә ут төрткән
oren.sledcom.ru

Оренбург өлкәсендә 60 яшьлек ир-атны һәм аның 58 яшьлек хатынын чәнчеп үтереп, өйләренә ут төртеп киткәннәр. Соңрак җинаятьченең бирегә кыйммәтле әйберләр урларга килүе һәм мәрхүмнәрнең туганы булуы ачыклана. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Оренбург өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фермер булып эшләүче 60 яшьлек ир-ат һәм аның хатын Октябрьский авылында шәхси йортта яши. 24 декабрьдә төнге икеләр тирәсендә бирегә 28 яшьлек ир-ат килә. Ул видеокүзәтү камераларын алдан ватып куя. Тәрәзә пыяласы ватылган тавышка хуҗалар уяна. Алар каракның күрше Имәнгол авылында яшәүче ерак туганнары икәнен күреп ала. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Туган тиешле егет өлкәннәргә пычак кадый, аннары өйдәге барлык кыйммәтле әйберләрне ала. Качып киткәнче, ул өйдәге өч бүлмәгә ут төртә.

Бу егет җинаять эзләрен яшереп бетерә алмый, өйдә диванга гына ут каба, тик ул тиз арада сүнә. 15 сәгать узгач кына, өйдәге мәетләрне авылдашлары табып ала. «24 декабрьдә 17.30 сәгатьтә өйдә ир белән хатын мәете табыла. Аларның гәүдәсе пычак белән яраланган урыннар күп була», диелә ведомство хәбәрендә. 

Судмедэкспертлар аларның үлеменең сәбәбен тиз арада ачыклый. Җинаять эше кузгатылган. Шикләнелүчене дә тиз арада тотканнар. Берничә көннән ул гаебен таныган. Әлеге фаҗига алдыннан гына фермерның көнбагыш уңышын һәм терлекләрен сатуы ачыкланган. Карак урлаган әйберләрнең гомуми суммасын исәплиләр, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100