news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күрмәүче җырчы Альбина Абрамова үзеннән олы иргә кияүгә чыкты

Күрмәүче талантлы җырчы Альбина Абрамова күңелле яңалыгы белән Инстаграм битендә уртаклашты.

news_top
Күрмәүче җырчы Альбина Абрамова үзеннән олы иргә кияүгә чыкты
Альбина Абрамованың Инстаграм битеннән

Җырчы никах көненнән матур фотолар урнаштырган. «Рөстәм белән инвалидлар өчен ватсапта ачылган „Ике йөрәк“ төркемендә таныштык. Ул да минем кебек үк начар күрә. Дуслыктан башланган мөнәсәбәтләр кавышуга барып җитте. Бер елга якын аралашканнан соң, Түбән Камада никах укыттык. Рөстәм — Якутиядән, катнаш никахтан туган. Әтисе — татар, әнисе — рус милләтеннән. Яшь аермабыз 10 ел булса да, курыкмадым. Булачак иремнең миннән өлкәнрәк, тәҗрибәлерәк булуын теләдем», — дип сөйләгән җырчы.

Инстачылар яшь парга матур теләкләрен яудырганнар.

«Айга түгел, елга түгел, гомергә яратыгыз», «Бәхетле бул, балакаем», «Тигезлектә матур яшәгез, афәрин», «Пар аккошлар кебек гомер итегез», «Сез бик күркәм пар», — дип котлый алар.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Никах кене

Публикация от Альбина Абрамова (@albina.abramova2015)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар