Күрмәүче җырчы Альбина Абрамова яңа туган сабые белән видео урнаштырды
Альбина күптән түгел генә беренче баласын тапты.

Күрмәүче җырчы Альбина Абрамова нәни кызы белән видео куйган.
«Менә без бүген өйгә кайттык. Хәзер гаиләбездә иң мөһим кеше — ул безнең кызыбыз. Саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлыкта үсәргә, үстерергә насыйп булсын», — ди Альбина видеода.
«Искиткеч сөйләшәсең, тыңлап туеп булмый Альбина. Бәхетле киләчәк телим бәләкәчкә», — дип калдырган җырчының виртуаль дусты. Бу теләкләргә башка инстачылар да кушылган.
Альбина Абрамова әни булды, дип язган идек.