Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрмәүче җырчы Альбина Абрамова әни булды

Альбина былтыр кияүгә чыккан иде.

news_top_970_100
Күрмәүче җырчы Альбина Абрамова әни булды

Җырчы Альбина Абрамова былтыр октябрь аенда кияүгә чыккан иде. Кичә кич аның баласы туган.

Альбина Түбән Кама шәһәрендә яши. Табиблар гаебе аркасында алты айлык чагында күрү сәләтен югалткан.

Альбинаның кызы 3200 граммлы, буе 51 см. «Бүген минем иң бәхетле көнем», — дип язган Альбина һәм баласы хакында мәгълүмат урнаштырган.

Альбинаны чын күңелебездән котлыйбыз! Тигезлектә үстерергә язсын, бәхетле булыгыз!

»…әти белән әнием исән чакта күзләрем бер генә сәгатькә булса да ачылсыннар иде һәм гомер буе мине тәрбияләгән әти-әниемнең нурлы йөзләрен күрә алсам иде. Тагын, кояшны күрәсем килә, җир йөзенең, дөньяның, табигатьнең нинди төсләрдә булуын бер булса да, үз күзләрем белән күрәсем килә минем…» — дип сөйләгән иде Альбина Интертатка интервьюсында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100