Күркә үстерүче фермер Рәнис Шәрифуллин: «Күркә асрау - яшь бала карау белән бер»
Хәзерге вакытта яшьләр авылда калырга бик ашкынмый. Шулай да төп нигезне саклап калучылар, авылда калырга карар кылганнары да бар. Шундыйларның берсе белән «Татар-информ» хәбәрчесе аралашты.
21 яшьлек Рәнис Шәрифуллин Мамадыш районының Дусай авылында калып, монда үз эшен башлап җибәргән. Ул инде икенче ел күркәләр асрый.
Бу сезонда Рәнис якынча йөзләп күркә үстергән. Ул әлегә кошларны үзләренең хуҗалыгы территориясендә, өй янында төзелгән махсус корылмада асрый, аларны алты-җиде ай дәвамында үстерә.
Рәнис сатуга әзерләгән кошларны үзе суя, бөтен эшен үзе башкара, сатып алырга заказга бирүчеләргә үзе илтеп тапшыра. Күркәләрнең күпчелеген Яр Чаллы һәм Казанга алып килеп сата.
Сату эшен интернет аша алып бара.
«Кешегә төпле эш булса, ул авылда калыр иде»
Рәнис, сине авыллар бетү проблемасы борчыймы?
Әлбәттә, хәзерге вакытта бу проблема бөтен Россия өчен бик актуаль.
Синеңчә, яшьләр авылда калсын өчен нәрсә эшләргә була?
Беренче чиратта, авылда эш булса, яшьләр шәһәргә китеп, заводта эшләмәсләр иде. Авыл җирендә берәр сәнәгать оешмасы булса, бөтенесе биредә калыр иде. Эш булганда, нишләп алар әллә кая чыгып китсен?! Яшь кешеләргә эш юк авылда. Ә үз эшеңне башлап җибәрү өчен күп мөмкинчелек, акча, тырышлык кирәк.
Авылда калу — ул төп нигезне саклап калу теләгеннән киләдер?
Дини яктан килгәндә, миңа калса, Аллаһы Тәгалә кемнедер - авыл, кемнедер шәһәр җирлегендә ярата. Ә кемнедер дөнья күләмендә ярата һәм данлыклы итә. Күп нәрсә язмыштан да тора. Әлбәттә, нигезне саклап калу — минем иң беренче бурычым, иң беренче теләгем.
Бергә тормыш кору өчен авылда калучы кызлар бармы?
Әле үзем дә яшь, минем яшьтәгеләр укыйлар. Алдагысын белмибез инде, нәрсә булып бетәр бу дөньяда.
Тальян көенә җырлаучы күркәләр
Кайчан күркә асрау белән кызыксына һәм шөгыльләнә башладың?
Унберенче классны тәмамлап, Казанның энергетика көллиятенә укырга кердем һәм укыган дәвердә уемда гел нәрсә дә булса ачарга омтылыш бар иде. Күңелгә кергән уй Аллаһның бер бүләге булгандыр - күркә фермасы ачып җибәрергә теләдем. Авылга кайтып, әтигә әйттем. Уртага салып сөйләштек һәм күркә үстерү белән шөгыльләнергә булдык. Әти-әни һәм әбием бу эштә миңа гел ярдәм итеп торалар.
Күркәне нинди шартларда үстерәсе?
Күркәләрнең яшәгән урынын бер үк температурада тотасы, аслары бик чиста булырга тиеш, аеруча күркәнең үскән вакытында шулай. Минемчә, үзең дә чисталыкны яратучы кеше булырга тиешсең. Күркә үстерүне авыр, алар сабый бала белән бер. Әз генә авырып китсә, бетте дигән сүз.
Рәнис күркәләренең яшәү урынын чистартып, аларны вакытында ашатып кына калмый, ул алар өчен тальянда уйнап, күркәләрне җырлатып та ала.
«Алга таба башка нәрсә үрчетү белән дә шөгыльләнәсем килә»
Авылда калуның нинди уңай яклары бар?
Авылда бөтен уңайлыклар да бар. Теләк, тырышлык һәм алга барырга омтылыш кына кирәк.
Авылда калуның нинди авырлыклары бар?
— Авырлыклар шәһәрдә яшәсәң дә, авылда да була инде ул. Яшь кешегә авыл тормышында нинди дә булса үрләргә менәр өчен хөкүмәттән ярдәм кирәк. Күрсәтелә торган ярдәмнәр, төрле программалар, миңа калса, авыл тормышын күтәреп җибәрер дәрәҗәдә түгел. Аларның суммасын күтәрсәләр, шәп булыр иде.
- Хәзерге вакытта, чыннан да, фермерлык эшләре белән шөгыльләнә башлаучылар өчен хөкүмәт тарафыннан ярдәм күрсәтү программалары бар. Мәсәлән, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында бирелгән мәгълүматлар буенча, 2020 елда эшләрен башлап җибәрүче фермерлар арасында теркәлгән 136 кешенең 63е грант откан. Әлеге грант эшли башлаучы фермерлар өчен диелсә дә, конкурста катнашыр өчен күпмедер дәрәҗәдә тәҗрибә булырга һәм асрый торган малның саны билгеләнгәннән ким булмаска тиеш. Мисал өчен, күркәләр сигез мең баштан да ким булмаска диелгән.
- Грантлардан кала, махсус субсидияләр бар. Шул ук Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында күрсәтелгәнчә, хәтта мал сатып алыр өчен дә дәүләт ярдәмен кулланып була. 2020 елда бер күркә яки каз өчен - 100 сум, үрдәккә — 80 сум, бройлер тавыгына 30 сум ярдәм күрсәтелгән.
Шулай ук Рәнис авыллардагы буш ангарлар һәм фермаларны кулланып булмаганына борчылуын әйтте.
Мәсәлән, Дусай авылына кергәндә, уң якта зур-зур ангарлар, фермалар бар, менә шул ангарларны бирсеннәр иде эшләгән кешегә. Буш тотканчы, кешегә бирүең хәерлерәк дип саныйм.
Районыбызның башлыгы Анатолий Иванов ул ангарларны алырга рөхсәт бирде, мин аны бик хөрмәт итәм. Тик әлеге ангарлар «РМ Агро» җитәкчесе Рифат Мотыйгуллин исемендә, ул аны бушка бирми, бик зур бәягә сата. Аны алырга яшь кешенең акчасы каян булсын? Барыбер ул хәзер тигәнәккә батып җимереләчәк бит...
Киләчәккә планнар нинди?
Киләчәкне бары тик Аллаһ кына белә. Әлбәттә, күркәләрне сатып алучылар күп булса, эш урынымны зурайтасы килә. Алга таба башка нәрсә үрчетү белән дә шөгыльләнеп карыйсы иде.
Күркә асраудан кала, тагын нәрсәләр белән шөгыльләнәсең?
Күңелне тынычландырыр өчен, кәеф булганда баянда, гармунда, тальянда уйныйм, концертларда җырлыйм.