Кәрим Тинчурин артисты Зөлфия Вәлиевадан суган пирогы рецепты
Артист фирменный ачы камырның рецептын тәкъдим итә.
Суган пирогының камыры өчен: 0,5 литр сөт, 3 йомырка (бүлеп, агына 2 аш кашыгы шикәр комы, сарысына 2 чәй кашыгы тоз), 11 граммлы коры чүпрә, 0,5 стакан үсемлек мае, он.
1 стакан җылы суга чүпрә, 1 аш кашыгы шикәр комы салып, күпертеп алырга. Аннары камырны йомшак итеп басарга кирәк.
Эчлек өчен: 200 грамм яшел суган, 8-10 пешкән йомырка, 150 грамм атланмай, тоз.
Суганны һәм йомырканы турарга, майны эретергә, тоз салып болгатырга.
Пирог ясарга һәм 150-180 градуска кадәр кызган духовкада әзер булганчы пешерергә.