Күренекле шәхесләр Разил Вәлиев турында: «Начар кешедән яхшы шагыйрь чыга алмый»
4 гыйнвар көнне күренекле язучы, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиевнең туган көне. Аңа 75 яшь тула. Укучыларыбыз игътибарына 1994 елда «Мирас» журналында Разил Вәлиев турында басылып чыккан фикерләрне тәкъдим итәбез.
Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе:
Разил Вәлиев — танылган язучы, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе. Халык аның җырларын бик яратып тыңлый, тыңлап кына калмый, отып алып, үзе дә җырлый. Татарстанның халык депутаты буларак Разилнең һәрвакыт төпле фикере, саллы сүзе бар. Бәлки, кайчакта Разил хискә бирелеп, шагыйрьләрчә кайнарланып та киткәлидер. Әмма шунысы ачык: ул һәрвакыт бөтен җаны-тәне белән халык язмышы өчен янып яши, аның тормыш-көнкүрешен яхшырту турында кайгырта, туган мәдәниятебез, телебез, гореф-гадәтләребезне саклау һәм үстерү өчен тырыша.
Илһам Шакиров, Татарстанның һәм Росииянең халык артисты:
Начар кешедән яхшы шагыйрь, яхшы язучы чыга алмый торгандыр. Разилнең шигырьләрен, җырларын тыңлаганда, проза әсәрләрен укыганда мин шул турыда уйладым. Аның һәр әсәре халкыбыз язмышы өчен борчылып язылган, алар халкыбыз бәгыреннән өзелеп төшкән сыман. Разил — моңлы, җырлы, уйлы егет. Көне-төне шигырь-җыр, повесть-пьеса гына язып утырса да, ул халкыбыз өчен бик зур эш эшләр иде. Ләкин кыю шәхесләр һәрчак фидакарь көрәшче дә була. Разилне мин халык язмышы өчен янып яшәүче иң фидакарь язучыларыбызның, көрәшче егетләребезнең берсе дип саныйм.
Фасил Әхмәтов, композитор:
Разил Вәлиевне шагыйрь буларак та, кеше буларак та бик күптән беләм. Аның белән бергәләп иҗат иткән җырыбыз «Ядкарь» га озакламый утыз яшь тула. Аңа характеристика бирергә кушсалар, мин берничә сүз белән генә болай дип әйтер идем: «Разил гаҗәеп затлы, киң күңелле, олы җанлы, чын мәгънәсендә иманлы кеше». Аның белән әңгәмә кору да, эш эшләү дә, иҗат итү дә рәхәт. Разилне күргәч, аның белән сөйләшеп утыргач, бөтен кайгыларың онытылып, яшисе килә башлый. Мин гомерем буе елак-сытык кешеләрне сөймәдем. Үзем хис кешесе булсам да, нык холыклы кешеләр тирәсенәрәк елышырга тырыштым. Разилнең исә уйлары да, кылган гамәлләре дә, холкы да ныклы һәм ипле…»
Әбрар Кәримуллин, язучы, галим:
Разил Вәлиевнең җырлары үзләренең тирән эчтәлеге, гаҗәеп дәрәҗәдә моңга һәм хискә бай булулары белән халыкның төрле катлаулары тарафыннан яратып кабул ителде, аның бәхет азатлык өчен көрәшендә рухи көч бирде, халыкның эстетик, әдәп кануннары рухында тәрбияләүгә дә, аңа ләззәт бирүгә дә хезмәт итте һәм итеп килә. Бу җырлар чын мәгънәсендә халык күңелләрен тибрәтә ала… Әмма Разил Вәлиев коеп куйган шагыйрь генә түгел. Ул — әсәрләре зур уңыш белән татар сәхнәсендә баручы танылган драматург та, күренекле прозаик та, әдәби, иҗтимагый тормышыбызда актив эшләүче кыю йөрәкле җәмәгать эшлеклесе дә…
Мөхәммәт Мәһдиев, язучы:
Татар поэзиясе бик бәхетле: шигърияткә ел саен күпләгән кеше килеп тора. Шул күпләгәннәр арасында игелекле талантлар да күренгәләп ала. Разил Вәлиев әнә шундыйларның берсе. Мин аны яшьлек җырчысы, дияр идем.
Мәхмүт Хәсәнов, язучы:
Разил Вәлиев — бәхетле әдип. Ул башка яшь язучылар кебек, укучылык, өйрәнчеклек чорын бөтенләй диярлек кичермәде. Олы әдәбият дөньясына үз тавышы, үз темасы, үз тәэсирләре белән яшен ташыдай бәрде дә керде. Разил актив иҗат итү белән бергә һәрчак җаваплы эшләр башкарды. Һәр җирдә үзен сәләтле оештыручы, кешеләр белән уртак тел табып эшли белүче буларак танытты.
Гөлшат Зәйнашева, шагыйрә:
Бүген җыр язучы шагыйрьләр арасында Разил Вәлиев иң актив, иң күп җыр иҗат итүчеләрнең берсе. Аның җырларында нәкъ менә җырга хас алымнар, үзе генә тапкан сокландыргыч образлар, матур ачышлар бар. Аның җырларында — үз язмышы белән бергә, туган ил, Ватан, халык язмышы. Ә лирик-мәхәббәт җырларында Разил кеше күңеленең иң саф, иң самими, иң изге хисләрен тирән кичерешләр аша бөтен гүзәллеге белән ачып, халыкчан моң белән үрелдереп бирә. Саф мәхәббәт, чын сөю, тугрылык, дуслык аның мәхәббәт җырларының төп идеалы.
Марсель Галиев, шагыйрь:
Татар халкының тарихта тиңе булмаганча танылуга ирешкән мәшһүр җырчысы Илһам Шакиров аны яшьтән үк җыр-музыка галәменә алып керә. Үз замандашлары арасыннан беренчеләрдән булып Разил Вәлиев җыр өчен шигырьләр яза башлый. Музыка белән тәңгәл килгән шигырьнең халык күңеленә тиз барып җиткәнлеген аңлап алгач ул, кызыгып китеп, егерме еллар гомер эчендә төрле композиторлар белән йөзгә якын җыр яза. Урал аръягындагы, ерак Себердәме, Истанбул яисә Хельсинкидамы, Австралия яисә Америкадамы яшәгән татарлар бердәй яратып моңлана торган җыр язуга ирешү — һәр шагыйрьнең эчке хыялы түгелмени?
Нурихан Фәттах, язучы:
Минемчә, Разил Вәлиев татарның бүгенге иң күренекле, иң данлы һәм атаклы шәхесләренең берсе. Татар әдәбиятында Разил Вәлиевнең үз урыны күптән мәгълүм. Әдәбиятта ул талантлы һәм актив язучы. Һәркем белә, Разил Вәлиев язучы гына түгел, сәяси эшлекле дә, ул армый-талмый татарның бәйсезлеге өчен көрәш алып бара. Моның өчен без аңа һәрвакыт рәхмәт әйтергә тиеш.
Туфан Миңнуллин, язучы:
Мин тәнкыйтьче дә, әдәбият галиме дә түгел. Мин үзебезнең язучыларга, шагыйрьләргә бары тик «ул минем каләмдәшемме?» дип кенә бәя бирәм. Кайберәүләрне мин Язучылар берлегендә гомер буе әгъза булып торса да, каләмдәшем дип санамыйм. Ә кайберәүләрне ул хәтта әлеге берлеккә кергәнче үк каләмдәшем дип саныйм. Минем холкым менә шундый инде.
Разилне мин олы хөрмәт белән үземнең каләмдәшем дип саныйм. Аның шигырьләрен ятлыйлар, прозасын укыйлар, спектакльләрен карыйлар, җырларын җырлыйлар. Алар бик популяр, әмма арзан популяр түгел, чын мәгънәсендә чын шигърияткә иҗат ителгән җырлар.
Мин Разилне биш ел буе депутат буларак күзәтеп бардым. Гомумән, язучы-депутатларны һәрчак кызыксынып тыңладым. Монда да Разил үзенең принципиальлеге, үз сүзен әйтә белүче, милләткә фидакарьләрчә хезмәт итүе белән мине һәрвакыт сокландырды. Һәм аны юкка гына сайлаучылар икенче срокка депутат итеп сайлап куймадылар инде! Бүген дә Разил үз сүзен кистереп әйтеп, кыйбласын үзгәртмичә милләткә хезмәт итүче депутат буларак билгеле.
Мин аның чыгышларын һәрвакыт игътибар белән тыңлыйм, чыгышларга ул һәрвакыт ныклап әзерләнеп килә. Бу инде экспромт рәвешендәге генә туган чыгышлар түгел, бу — төптән уйланган саллы фикерләр, бу — аның яшәү принциплары. Шуңа күрә мин Разилнең иҗади эшчәнлегенә генә түгел, ә олы җәмәгать эшлеклесе булуына сокланам.