Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Күренекле кешеләрнең язмышлары турында күп очракта имеш-мимешләр генә". Замирә Рәҗәпова артистларны язмышлары турында сөйләтә

Танылган алып баручы, режиссер Замирә Рәҗәпова ТНВ каналында “Әй, язмыш, язмыш” дип исемләнгән яңа тапшыру тәкъдим итә. Тапшыруның идея авторы да, алып баручысы да Замирә үзе. Замирә Рәҗәпова “Интертат”ка тапшыруның кемгә яки нәрсәгә багышланганы, нинди геройлар катнашачагы турында сөйләде.

news_top_970_100
"Күренекле кешеләрнең язмышлары турында күп очракта имеш-мимешләр генә". Замирә Рәҗәпова артистларны язмышлары турында сөйләтә

– Телевидениедә күренекле кешеләрнең иҗаты хакында күп сөйләнелә, әмма ләкин язмышлары турында күп очракта имеш-мимешләр генә бар, алар турында гайбәтләрдән ишетеп беләбез. Артистлар үз авызлары белән язмышларын сөйләсеннәр иде дигән теләгем күптәннән уйда йөрде. Чыннан да, төп чыганакны халыкка нәкъ үзләре җиткерсә, ничек әйбәт булыр иде бит! Без киң җәмәгатьчелеккә матурлап бирәбез, ә кешенең тормышында төрле хәлләр булып тора. Герой тормышында булган уңай һәм тискәре якларын сөйләп бирәчәк. Тапшыру вакытында чакырылган кунак еларга да, көләргә тиеш. Ул туганнан алып, бүгенге көнгә кадәр бөтен булган сөенечле мизгелләрен, авыр вакыйгаларга юлыкканын ачыктан-ачык сөйли. Тапшыру тамашачы белән шәхес арасында бергә-бер аралашуга корылган.

– Тапшыру канал җитәкчелегенә кайчан тәкъдим ителде, җитәкчелек аны шунда ук хуплап алдымы?

– Быел җәй аенда бер папка килеп чыкты, баксаң, анда мин ничә еллар буена Вафирә Гыйззәтуллина, Шамил Бариева, Хәйдәр Бигичевлар турында язылган газета кисәкләрен җыя барганмын. “Туктале, мин бу тапшыруны эшли алам”, - дип уйлап куйдым. Шуннан соң, очраклы рәвештә Айрат Миңнемуллович (Сибагатуллин – “Яңа Гасыр” каналының башкарма директоры – ИТ) белән юлларыбыз кисеште. Сүз артыннан сүз чыкты да, теләгемне аңа да әйттем. Ул: “Син эшләп кара, аннан соң карарбыз”, - диде.

Шулай итеп, “Әй, язмыш, язмыш” тапшыруының беренче чыгарылышы җырчы Айгөл Бариеваның мәрхүм әтисе, Г.Камал исемендәге театр актеры Шамил Бариевка багышланып төшерелде.

Монтажлаганнан соң, Айрат Миңнемулловичка күрсәттек. Аның иң беренче сүзе: “Мин бу тапшыруны бер тапкыр да туктатмыйча, бер сулышта карап чыктым”, – булды. Соңыннан ул тапшыруның икенче чыгарылышларын да эшләргә тәкъдим итте.

– “Әй, язмыш, язмыш” тапшыруына артистларны гына чакырырга уйлыйсыңмы?

– Без яңа елга кадәр күренекле шәхесләрне генә чакырабыз. Әмма киләчәктә тапшыруның герое булып гап-гади фермер, завод эшчесе яисә укытучы да булачак, чөнки кызыклы язмышлы кешеләр артистлар гына түгел дип саныйм мин. Тапшыруның үзенә күрә гыйбрәтле ягы да бар. Кеше, тапшыруны караганнан соң, нинди адымнар ясарга, ә ниндиләрен ясамаска дип, үзенә нәтиҗә чыгарырга тиеш була, ул үзенә ниндидер сабаклар да ала.

– Исән булмаган шәхесләр турында сөйләү тамашачыга кирәк дип саныйсыңмы? Аларга тапшыру багышлаганда, кемнәрне чакырасың?

– Бүгенге көндә исән булмаган шәхесләрнең балаларын, йә туганнарын чакырабыз. Әлбәттә, кирәк! Алар бит тамашачыга кызыклы шәхесләр. Хәзер алар инде юк дип, аларны онытуны дөрес түгел дип уйлыйм. Мәсәлән, шул ук Хәйдәр Бигичевне алыйк. Ул татар сәнгатендә хәзергәчә культ дәрәҗәсендәге шәхес булып санала. Аның турында сөйләргә кирәк.

– Тапшыруны тамашачы кайчан күрә алачак?

– Сентябрь һәм октябрь айларына инде җитәрлек база тупланды. Тапшыру һәр атна шимбә күрсәтеләчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100