«Күрдем дә селәгәйләрем агып төште» — бер әби Ришат Төхвәтуллинга гашыйк булган
Ут кебек әбине видеога оныгы төшергән. Ул анда Ришат Төхвәтуллинга гашыйк булуы турында сөйли. «Миңа карамый инде ул», — дип тә борчыла.
Ришат Төхвәтуллин сторисларына көлкеле видео куйган. Бер әбинең җырчыга карата мәхәббәте турында сөйләгәнен оныгы төшереп торган.
«И, хыялый булдым бит. Селәгәйләрем агып төште ич», — ди ул.
«Гашыйк булдыңмыни, әби?» — ди оныгы.
«Булсам-булмасам, миңа карамый ич инде ул. К. сөртергә дә алмый ул мине», — дип борчылган әби.