Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрәзәчегә барма, башыңа бәла алма!

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча Россиядә 800 мең "халык табибы", экстрасенс, маг, астролог эшли. Югары технологияләр заманында "Битва экстрасенсов" кебек тапшырулар халык арасында иң популярлардан санала. "Татар-информ" хәбәрчесе Казандагы күрәзәчеләрнең бәяләрен һәм эш ысулларын күзәтте.

news_top_970_100
Күрәзәчегә барма, башыңа бәла алма!
Дөнья матбугаты Көньяк Кореянең элекке президенты Пак Кын Хе хакында яза. Янәшәсенә күрәзәчеләрне туплаган, аларга акча түләгән һәм дәүләт сере булган мәгълүматлар белән танышырга рөхсәт биргән түрәне 24 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Югары технологияләр заманында иң югары җитәкче вазифада эшләгән кешеләр дә күрәзәчеләргә ышана димәк.

Дәүләт Думасы берничә ел элек экстрасенсларны бөтенләй тыймакчы да иде, әмма бу закон кабул ителми калды. "Российская газета" мәгълүматлары буенча, илдәге халыкның 20 проценты - 20 миллион өлкән кеше дигән сүз - гомерендә бер булса да күрәзәчеләргә барган! Бу "базарда" әйләнгән акчаларның гомуми күләме 200 миллиард сумнан тирәсе дип бәяли басма. Татарстан бюджеты кадәр диярлек!

Российская газета" шушы акчаларның кимендә 66 проценты "күрәзәче" дип атаган гап-гадәти мошенниклар кулына китеп бара дип яза. Гадәти мошенниклар "гадел экстрасенслар" белән нәрсәсе белән аерылып тора икән - менә анысын Россиянең төп газетасы язмаган. "Российская газета" язуынча, минималь  тариф - 1,5 сум, югарысының чиге юк. 

Интерфакс Мәскәүнең баш кардиологы Юрий Бузиашвилига сылтама белән россиялеләр күрәзәчеләргә ел саен 2 триллион сум акча туздыра дип язган иде. Татарстан экстрасенсларының еллык бюджеты турында мәгълүмат хәбәр итүчеләрне табып булмады.

Казанда ничек?

Бездә чыккан газеталардагы, бездәге телеканаллардагы "киләчәкне әйтәм", "яраттырам", "сөйгәнегезне кире кайтарам" дигән рекламаның да иге-чиге юк. Социаль челтәрләрдә дә күп алар. Кемнәр соң ул күрәзәчеләр? Кемнәр йөри аларга? Кызыксынуым көчле иде - мин Казан күрәзәчеләренең кемнәр һәм ничек "бакканнарын" ачыкларга булдым. 

Бу тема белән кызыксынуыма бер вакыйга сәбәпче булды. Күптән түгел бер танышым, ире ташлап киткәч, ярдәм сорап күрәзәчегә барган. Тегесе яшь хатынга булышырга сүз бирә. Кулында кечкенә сабые белән калган ана бөтен бала карау өчен алган пособие акчасын «коткаручыга» бирә. Әмма ирен кайтарырга акчасы җитми. Күрәзәче кредитка суыткыч алып бирүен сорый.


Хәзер ирсез дә, акчасыз да ул. Ярый әле декретта утырган анага кредит бирмәгәннәр. Бурычлы да булыр иде.

Ә менә дус кызымның киресенчә. Күрәзәче биргән киңәшләр ярдәмендә ирле булдым дип мактана. Тумыштан ук зәгыйфь булган Аннага мөрәҗәгать итә ул. Яше утызга җитсә дә, ялгыз булуына зарлана. Иптәшкә бала табарга теләге барлыгын әйтә. Күрәзәче исә аны сүгеп ташлый, ашыкмаска куша. Тиздән тиң ярын табып, гаилә корачагын, уртак балалары булачагын юрый. Бераз ярының чалымнарын да әйтеп бирә тагын. Күп тә узмый, Анна әйткәннәр чынга аша.

Бармы соң ул "чын күрәзәчеләр"? Ялганын ничек белергә дигән сораулар туды. Казанда чын күрәзәчеләр эзли башладым.


Замана күрәзәчеләре Вконтактеда бага

Күрәзәчеләр Интернетта бик күп. Онлайн багалар, «чистарталар», «сөйдергечләр» ясыйлар, дәвалыйлар, тартудан һәм эчкечелектән арындыралар.
 
Күрәзәчеләр замана белән үзгәрә. Акча карталарына бер мең сум җибәрәсең дә, «Вконтакте» да аккаунтыңа кереп "багып" бирәләр.

«Вконтакте»да бер ханымны - Викторияне бик нык мактыйлар. Шуңа мөрәҗәгать итеп карарга булдым. Бер ханым бу күрәзәче турында "бөтен проблемаларымнан арынырга, киеренке халәттән чыгарга булышты" дип яза. Икенчесенә дөрес юл сайларга ярдәм иткән, имеш.

Мин дә шушы күрәзәчегә яздым. Викториягә 30 яшьләр чамасы. Ул "башта акча, аннары эш" дип эшли икән. Акчаңны җибәрмәсәң, карап тормый. Акча җибәргәч, Вконтактеда минем сурәтне ачып, шәм яндырган һәм кәрт ачкан. Миңа ачылган кәртләрнен фотосын җибәрде. Баксаң, минем хәлләрем бик мөшкел икән. Сәламәтлек какшаган, гаиләм юкка чыгачак, тиздән үләсе генә кала. Гаиләм барлыгын аккаунттагы биттән күргәндер дип уйладым. Әмма хәлләрем өметсез үктүгел икән, күрәзәче миңа ярдәм кулын сузырга әзер. «Чистарта» ала – бәясе 12 мең...

Пенсионерларга - ташламалар! 

Бушлай багучылар да бар икән. Аеруча лаеклы ялда булган, өлкән кешеләргә ярдәм күрсәтергә әзер булулары турында язалар. "Пенсионерларга - ташламалар". Гәзиттә бушлай кабул итәргә әзер бер багучыга шалтыраттам, вакытын билгеләде. Исеме Тамара. Өендә кабул итә.

Килдем. Карарак хатын. 40-50 яшьләрдә. Йокы бүлмәсендә кабул итте. Көзге каршында күп тәре, иконалар һәм шәмнәр тезгән. Фатирга көек исе таралган. Ире башка бүлмәдә телевизор карап кырын ята.

Иң беренче проблемамны сорады. Тагы бер шәм яндырып, кулына гади кәртләр алды. Аларны тезә, сораулар яудыра. Проблемаларым башланган гына икән. Бозым бар. Бөтен юлларымны шул япкан. «Чистарту» - 6 мең ярым сум. Акчаны үзенә алмый, минем исемнән чиркәүгә илтеп тапшырачак. Үзенә юллык кына кала. Аннан чыккач ни өчен олы яшьтәгеләргә булышырга ашкынганнарын аңладым бугай.


Шайтаннар буенча "белгеч" Мария

Үзен «демонолог» дип таныштырган Марияга да бардым. Шайтаннар буенча белгеч булып чыгадыр инде монысы. Ул бер иргә бик булышкан, зинданнан алып калган. Һәрхәлдә, хатыны шулай дип сөйләп йөри.

Мария таро кәртләре белән эш итә. Сеанс 1 мең сум тора. Ишектән үк мине сүгә башлады. Дорфа, төрмәдә утырып кайтучылар кебек сөйләшә. Һәр җөмләсендә «органнарда» эшләгәнен кыстыра. Хәтта үткән белән бүгенгене дә дөрес әйтә алмады. Кыек атып туры тидерегә яратканы күренә. Ул да «чистарту» тәкъдим итте. Бәясе 6 мең. Әле аңа алыныр өчен югары көчләрдән рөхсәт сорыйсы бар икән. Югары көчләр рөхсәт бирмәсә, акча бирсәң дә алынмый. 

Психолог Анна

Дустым мактаган Аннага бардым. Киләчәкне беләсе килә бит! Аннага язылу телефон аша иде. Бер-ике көн көтәсе. Мине коляскага утырган хатын каршы алды, бүлмәсенә кертеп утыртты. Чиста, матур фатир. Монда күрәзәче яши дип тә уйламассын... Нинди сорау борчыганын ачыклады. Теләкнен чынга ашуынмы, әллә якын киләчәкне ачабызмы? Якын киләчәк – ул киләсе ике ел икән. Аны махсус таро кәртләре ярдәме белән карый. Бәясе 2 мең сум. Мин килештем.

Башта сул кулын белән үзеңә таба кәртләрне күчерәсен. Багучы бер-бер артлы таро кәртләрен ача башлады. Үзе сөйли, үзе сораулар яудыра. Кияүдәме? Кайда эшлисең? Гороскоп буенча кем? Кайда яшисең? Нинди хыялларың бар? Сорауларга җавап алгач, матур киләчәк әйтеп бирде багучы. Җавабында йолдызнамәгә дә таянды. Әйбәт психолог! Сорауларга ничек җавап биргәнеңнән чыгып, кирәкле җавапны әйтеп кенә бирә. Тормышым үз кулымда икәнен белдерде. Туры бармыйча, сулга борылсам язмышым үзгәрергә дә мөмкин. Иң дөрес юрау туган көнне, Яңа ел алдыннан һәм аннан соң була дип аңлатты. Нәкъ шул вакытка тагын килергә киңәш бирде.

Без дустанә саубуллаштык. 

Саулыгың китсә - Мәрхәбәгә, чистарасың килсә - Румиягә!

Интернетта күрәзәчеләргә багышланган бер сайтка ышансаң, Казанда 50 якын күрәзәче бар икән! Аларның күбесе берәр юнәлеш буенча "махсуслашкан".

Балага узу буенча проблемалары булганнар Нурия исемле күрәзәчегә юл тота. Бер ханым 7 ел бала таба алмаган. Бар өметләре сүнә башлагач, Нуриягә барган. Тегесе ярдәм иткән, хәзер ханым сау-сәламәт кыз үстерә.

Рәйхан апа югалган кешеләрне таба икән. Якын кешесен югалткан бер абзый ярдәм күрүен әйтә. Рәйхан апа фотосурәтне карап, кешене табып бирә икән. Сорауларга да җаваплар бирә. Киләчәкне дә күрә.

Саулыгың китсә, Мәрхәбә әбигә барасың. Аның йорты янында һәрвакыт машиналар җыела, халык күп йөри. Хәтта Татарстанның башка районнарыннан да киләләр. Догалар белән өшкерә. Башка дин кешеләре дә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Су белән ашамлыкларны өшкереп җибәрә. «Аңа барып кайтканнан соң балалар да тынычлана», - дип уртаклашты яшь ана.

Күрәзәчеләр арасында, сирәк булса да, ирләр дә бар. Алмаз дигән яшь егетне мактыйлар. Чират зур - аңа 3 ай алдан язылырга кирәк. Бага да, догалар белән дә дәвалый ул.Телефоны юк. Барып языласың. Ишек янында һәрвакыт кеше күп. Бер егет - «Дустыма бик ярдәм итте. Киләчәкне яхшы күрә: исемнәренә кадәр дөрес әйтә»,- дип чират көтеп утыра иде.

Румия апа яхшы «чистартучы» дигән бәя алган. Кофега карап бага. «Дөрес юрый. Бик яхшы психолог», - дип бәя бирә кызлар.

Кофеда күрәчәкне Мәрьям әйбәт ача икән. Бу сәләт күрәзәче әнисеннән күчкән дип ышандыра.

Тагын Вера, Владислава, Роза, Ольгалар турында яхшы һәм начар бәяләмәләр күп. Кайсы Таро, Чегән яки гади кәртләр, кайсы руна кулланып бага. Библия белән караучы Татьяна да бар әле.


Күрәзә - гөнаһ

Күрәзәчелекнең ислам дине буенча да, христиан дине буенча да зур гөнаһ икәнен тагын бер тапкыр әйтеп китү кирәктер. Традицион диннәр күрәзәне җеннәр белән элемтәгә керү һәм иң зур гөнаһларның берсе дип атый. Бәлки шуңа күрәдер, кайбер күрәзәчеләр үзләрен экстрасенс дип түгел, "Библия белән", "Коръән нигезендә" багуын әйтә. Андыйлар да бар.

Кемнәр ул Казан күрәзәчеләре? 

Күрәзәчеләр кем дигән сорау куйсаң, күпчелегенең 40 яшьләрдәге хатын-кыз икәнен ачыкларга була. Гаҗәп - күпчелеге кара чәчле, кара күзле, күрәзәчеләр арасында блондинкалар юк диярлек. Күпчелеге кәртләр белән эш итә. Багучыларга баручыларның күпчелеге хатын-кызлар, әмма һәр бишенче "багылучы" ир-ат.

Галимнәр күзәтүенчә, халык стресс, кризис вакытында күрәзәчеләргә мөрәҗәгать итә, сихергә ышана башлый. 

Аралашу сайтында бер хатынның ярдәм сорап язган хаты дулкынландырды. «Ирем белән озак кына йөреп, яратышып өйләнештек, Киләчәкне белер өчен багучыга бардым. Күрәзәче киләчәктә аерылышу күрде. Ә без бүген бер-беребезне яратабыз бит. Бала турында хыяллана идек. Нәрсә эшләргә? Хәзер үк аерылып куергамы?» - дип киңәш сораган, бичара. Бер апа аңа «Башка күрәзәчегә барма, башка бәла алма, кызым. Барысы да ышануыңнан тора. Үз язмышың үз кулыңда. Мәчеткә яки чиркәүгә барып кайт», - дигән киңәш биргән. Шуннан да яхшы җавап юктыр. Бүтән багучыларга бармаска булдым. Болай да аңлашыла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100