Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көрәшчеләр милли костюм белән көрәшә башлармы?

Татарстан спортчылары өчен биек якалы милли костюм чыгара башларга уйлыйлар.

news_top_970_100
Көрәшчеләр милли костюм белән көрәшә башлармы?
Видеодан скриншот

«Sheffield» ир-атлар өчен киемнәр җитештерүче бренд спортчылар өчен татар милли костюмнары чыгарырга уйлаган. Татар милли костюмы дигәндә үзенчәлекле якалы костюмнар истә тотыла. Мисал өчен, андый милли костюмнан Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны да күрергә була.

«Sheffield»ның реклама ролигында Татарстан спортчылары — көрәшчеләр Булат Мусин белән Илмир Төхвәтуллин, Казанның «Ахмат» баскетбол клубы директоры Тигран Аюбов, волейбол буенча Россия җыелма командасы тренеры, күп еллар Казанның «Зенит» волейбол командасын җитәкләгән Владимир Алекно, «Уникс» баскет командасы сакчысы Артем Комолов, «Ак барс» хоккей клубы уенчылары Артем Галимов белән Дмитрий Воронков, «КАМАЗ» футбол клубы сакчылары Руслан Аюкин белән Мингиян Бевеев, Минзәлә аэроклубы инструкторы Евгений Чураков катнашкан. 

Спортчылар милли костюм белән көрәшәләр, баскетбол, волейбол, футбол уйныйлар, парашюттан сикерәләр. «Ворот-стойка» милли костюмында һәр ир-ат үзен тәвәккәл хис итә, өлкәннәргә ихтирамын күрсәтә, тизрәк үз максталарына ирешә ала», — дип язганнар ролик астында.

Бу ролик белән танылган көрәшче Булат Мусин да үзенең инстаграм битендә бүлешкән. Бәлки киләчәктә татар милли көрәшендә милли костюм белән дә көрәшә башларлар? Ничек уйлыйсыз: спортта миллилек кирәкме?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100