Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көрәшчеләр бар, көрәшүчеләр кайда? Журналист Фәрит Салиховтан күзәтү

Татарның уй-фикерләү дәрәҗәсе башка милләт кешеләренекеннән аерыла, менталитеты башка микән әллә ул? Intertat.ru битләрендә “Муса белән Артур кирәк: татар көрәше үсештәме?”, “Татар көрәшен таныту кемгә кирәк?” исеме астындагы күзәтү-язмалар басылып чыкканнан соң әлеге сорау күңелгә тынгылык бирми. Рус телендәге спорт матбугат чараларын гына күрегез: көн саен кайсы да булса команданы, клубны, йә булмаса спортчыны сүгәләр. Аңа карап берсенең дә укасы коелмый – ник яздың, диючеләр юк. Ә бездә!.. Шундый уйлар мине көрәш үсеше өчен кирәк булган тагын бер тәкъдим – көрәшчеләр рейтигын булдыру мәсьәләсен күтәреп чыгарга этәрде.

news_top_970_100
Көрәшчеләр бар, көрәшүчеләр кайда? Журналист Фәрит Салиховтан күзәтү

БУЛМАГАННЫ...

Гомер булмаганны Татарстан көрәш федерациясе башкарма директоры Равил әфәнде Хәйруллин иртәнге сәгатьләрдә үк шалтыратты. Федерациягә рәсми сайт, матбугат хезмәте һәм социаль челтәрләрдә рәсми төркем кирәк, дигән фикерне алга сөреп язылган язма-күзәтү чыкканның әллә икенче, әллә өченче көне иде бу. Аңа кадәр Instagram челтәрендә федерация  үз аккаунтын булдырып (тәнкыйтьне кабул иткәннәр бит!), алай гына да түгел, безнең әлеге язманы шунда урнаштырып: “Соры матбугат ни генә язмый!” – дип язып та элергә өлгергән иде инде. Равил әфәнденең дә сүзе шундыйрак булды. Имеш, без федерациягә карата теш кайрауга, аның эшенә бәя бирәсе урында кимчелекләрен күрсәтергә керешкән. “Мин Димитровградта Идел буе шәһәрләре турнирында биш спорт остасы ясап кайттым, ә сез минем эштән канәгать түгел икән...” – Равил әфәнденең әйткән соңгы сүзләре шул булды.

Фикер йөртү табигый хәлне гайре табигый хәл буларак кабул итү дәрәҗәсендә икән, берни эшләр хәл дә юк.

...Авылда яшәп калган, яшьтәшем диярлек дустым бар. Гади генә эшче ул. Ни гаҗәп: баш-аягы белән хуҗалык эшенә чумса да, дистәләгән татар матбугаты белән танышып барырга вакыт таба һәм очрашкан саен, салпы якка салам кыстырып: “Күп язма, каләмең кыскармасын, гомереңә җитәрлек булсын”, – дияргә ярата ул.  Каләмемнең калган карасын үлчәп булмый шул. Ләкин аның хуҗасының язар көче барлыгын гына беләм. Ә көрәш темасына тотыну юктан гына түгел – көрәшеп үстек, дусларның күпчелеге мәйдан тоткан батырлар, кулдан сөлге төшсә дә, күңел һаман да  келәмгә ашкына. Яшермим, “Ник кирәк ул сиңа? Агымга каршы йөзү нәтиҗә бирми”, – диючеләр дә бар. Булмаганны!.. Мин агымга каршы түгел, агымга ияреп йөзәргә, каршылыкларны җиңәр өчен ташкынга көч өстәргә тырышам, ләбаса. Шуны ташкынның башында булучылар гына аңламый. Әллә үзләре каршы йөзә микән?

КӨРӘШҮЧЕ һәм КӨРӘШЧЕ

Равил әфәнде Хәйруллин сөйләшеп утырырга бик уңай кеше ул үзе. Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директорлары арасыннан якыннан торып аның белән генә аралашырга туры килде. Көрәшнең үсеше өчен башкарган эшләре дә биһисап. Бер вакытта да федерациянең гомуми эшчәнлегенә начар бәя биргәнем булмады. Шулай да тәкъдимнәремне һәрчак җиткерә килдем. Һәм барысын да диярлек Равил әфәнде: “Карале, брат, син дөрес әйтәсең бит!” – дип кабул итә, куен дәфтәренә язып куя иде.

Ни гаҗәп, башкарма директор белән федерациянең сайтын булдыру кирәклеге, матбугат хезмәте эшчәнлеге җитмәү турында да аралашкан булды. Фикерләрне тыныч кабул иткән кебек иде ул чакта.

Узган эшкә салават, дияргә ярата халкым. Инде бүген чираттагы тәкъдимем – Татарстан көрәшчеләренең рейтингын булдыру мәсьәләсен күтәреп чыгарга булдык. Сәбәпләре бар...

Сүзне ерактан башлыйк. Моннан ике ел чамасы элек “Батырлар бәйгесе”нең соңгысы уздырылыр алдыннан Равил Хәйруллин белән әлеге көрәш тамашасына бил алышу өчен спортчыларның ни рәвешле сайлап алынуы турында сөйләшкән идек. Республикакүләм бәйгеләрдә ел дәвамында уңышлы чыгыш ясаган көрәшчеләрнең рейтингын булдырдым, дип аңлатты ул. Кыскасы, призерлар барланган. Мондый рейтинг ел саен алып барыла һәм Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» республика газетасы тарафыннан гамәлгә куелган турнирда иң яхшы көрәшчеләрне бүләкләү гадәте бар. Хуплана торган эш! Көрәшчеләр дә көтеп ала аны. Ләкин безгә рейтингның югары баскычлары гына күренә. Бүген әйтергә теләгән фикер: көрәшчеләр рейтингының башында торучылар гына түгел, тулы исемлекнең кирәклеге хакында булыр. Җавабы гади: көрәшче белән көрәшүчене бутамас өчен.

БИЛ АЛЫШКАН ЧАКЛАРДА

Узган атна азагында Казанда ир-атлар арасында көрәш буенча шәһәр беренчелеге 48 көрәшчене үзенә җыйды. Турнирның мондый мескен хәлдә калганы булмагандыр, мөгаен. “Кеше аз булса да, һәр авырлык үлчәвендә лидер көрәшчеләр иде”, – диде миңа Казан беренчелегендә үзе дә бил алышкан көрәшче. Анысы да хактыр. Әмма мәсьәләнең икенче ягы да бар – көрәшчеләрнең аз булуы массакүләм спортның тиешле дәрәҗәдә булмау нәтиҗәсе дә ул.

Бу уңайдан Казан шәһәре беренчелегенең үзем белгән 90 нчы еллар азагы – 2000 еллар башын искә төшерик. Һәр авырлык үлчәвендә җиңүчеләрне ачыклау өчен көн ярым вакыт җитми иде.
Монда көрәшчеләр рейтингының ни катышы бар, дисезме? Турыдан-туры булмаса да тәэсире барлыгын беләм. Әйткәнемчә, рейтинг көрәшче белән көрәшүчене бер-берсеннән аерырга булышачак. Ә бүген республикакүләм бәйге келәмнәрендә катнашучыларның яртысы ук булмаса да, шактый гына бер өлешен көрәшүчеләр рәтенә кертеп була. Кулда сөлге бар вакытта үземне дә шулар рәтенә кертеп карадым. Ләкин көрәшүче генә булу ике көн бил алышып, Казан беренчелегендә җиңүчеләр арасына керергә, республика бәйгеләрендә беренче унлыкка эләгергә комачау итмәде, атаклы Теләче командасын җиңүче итәргә дә булышты.

Бүген бил алышучылар арасында җиңүче түгел, ә беренче унлыкка, егермелеккә эләгергә омтылучылар, беренче әйләнешне булса да узарга омтылучылар юкмы? Бихисап!.. Алар нәкъ менә көрәшүчеләр дә инде. Рейтингны булдыру беренче чиратта менә шул көрәшүчеләр өчен кирәк тә инде.

Нишләп әле иң яхшы көрәшчеләрне бүләкләгәндә, ел дәвамында рейтинг баскычында иң югары күтәрелгән көрәшүчене дә билгеләп узмаска. Менә шул вакытта Бөгелмә, яисә Кайбыч кебек төбәкләрдә көрәшнең үсешенә аз булса да йогынты ясап булыр иде. Ә рейтингны булдыруның бер авырлыгы да юк – бераз компьютер белән генә дус булырга кирәк.

РЕЙТИНГ “ТЯЖЛАР”НЫ ДА КӨРӘШТЕРӘЧӘК

Көрәшчеләр рейтингын булдырып, ярышлар алдыннан жирәбә уздыру процессын тулысынча компьютерга тапшырып булыр иде. Башка кайбер көрәш төрләре буенча дөньякүләм ярышлардагы кебек. Мисалга, дзюдоны китерергә була. 2016 елның апрелендә Казанда узган Европа чемпионатының жирәбә уздыру чарасында катнашырга туры килгән иде. “Түбәтәйгә” салынган саннар да алмыйлар, Теләче белән Әлмәт, йә булмаса Зәй белән Чаллыны хәтерләткән, японнар белән русларның тарткалашуын да күрмәдек. Команда вәкилләре тыныч кына экранга төбәлеп, рейтингка бәйле рәвештә компьютерның көч сынашачак парларны ачыклавын күзәтә. Монда һич кенә дә беренче әйләнештә үк көчле спортчылар бер-берсенә туры килми, көчсезләрнең беренче әйләнештә так калуын да күрмәссең.

Көрәшчеләр рейтингын булдырып, әлеге программаны эшкә җигеп карасак, Россия ярышларына көрәшчеләрне сайлап алу өчен дә кулай булачак, без әйткән “көрәшүчеләр” төркеменә эләккән егетләр дә рейтингтагы хәлен яхшыртырга тырышачак.

Бу үз чиратында “тяжлар”ны да селкетеп җибәрмәс иде микән әле. Келәм читендәге “сөйләшү-килешүләр” рейтингка, ахыр чиктә киләсе ярыш жирәбәсенә йогынты ясаячак. Бу урында Зәйдә узган Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» республика газетасы тарафыннан гамәлгә куелган турнирны искә алыйк: авыр үлчәүдә Биектаудан Илдар Аббасов  беренче әйләнештә үк Яшел Үзәннән Фирдүс Зәйнуллинга оттырды. Рейтинг гамәлдә булса, “түбән тәгәрәгән” Аббасовны киләсе ярышларда беренче-икенче әйләнештә үк көчле көрәшчеләр көтәчәк, дигән сүз. Ахыр чиктә бу тамашачылар өчен дә кулай – финалга икесе дә иң көчле көрәшченең барып җитү ихтималы арта.

...Тагын бер тәкъдим – рейтингның икенче яртысында урнашкан көрәшчеләр өчен “Батырлар бәйгесе”ндә аерым келәм җәяргә була. Монысы инде бездәй көрәшүчеләр санын арттырырга булышыр иде. Сабан туенда яшел-кызыл футболка киеп мәйданга чыккан һәр егет көрәшче түгел әле ул, арада көрәшүчеләре генә дә бар. Менә шул соңгыларының да санын арттырасы, көрәшне массакүләм спортка әйләндерәсе иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100