Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көрәшче Искәндәр Мортазин өйләнгән

Көрәш буенча дөнья чемпионы Искәндәр Мортазин сөйгәне Рузилә белән рәсми рәвештә теркәлгәннәр.

news_top_970_100
Көрәшче Искәндәр Мортазин өйләнгән
iskin_murtazin

Көрәшче Искәндәр Мортазин үзенең инстаграм битендә сөйгәне Рузилә белән өйләнешүләре турында хәбәр итеп, видео урнаштырган. «25.06.21» дип язган көрәшче һәм тормыш иптәшенең аккаунтын билгеләгән. Видеодан күренгәнчә, яшь пар ЗАГСта балдаклар белән алмаша.

Искәндәрнең инстадуслары парны котларга ашыккан. «Котлыйбыз», «Бәхетле булыгыз!», «Кызыл туегыз белән», «Молодцы, мәхәббәттә яшәгез, бер-берегезне хөрмәт итегез!», «Котлыйбыз, братан!» — дип язганнар Искәндәрнең инстадуслары.

Рузиләнең инстаграм бите дә матур-матур котлаулар белән тулган. «Рәсми рәвештә киленебез булуын белән котлыйм! Бәхетле, тигез тормыш!», «Көннәрегез салават күпередәй булсыннар! Мәгънә белән тулсыннар!» — дип язганнар.

Шуңа өстәп, 25е туй көннәре булса, Искәндәр белән Рузиләнең 26 июнь көнне никахларына да бер ел булган. Яшь парны туй көннәре белән котлыйбыз! 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100