Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көрәшче Булат Мусин Фирдүс Тямаевның "Син җүләр, мин җүләр" флешмобында катнашкан: "Мин үземне төрле яклап үстерергә тырышам"

Көрәшче Булат Мусин җырчы Фирдүс Тямаевның #синҗүләрминҗүләр флешмобында катнашты. Нигә көрәшче шундый стильдә бию башкара?

news_top_970_100
Көрәшче Булат Мусин Фирдүс Тямаевның "Син җүләр, мин җүләр" флешмобында катнашкан: "Мин үземне төрле яклап үстерергә тырышам"

Булат Мусин бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә болай дип җавап бирде.

- Миңа Фирдүс Тямаевның флешмобында катнашырга тәкъдим иттеләр. Кем тәкъдим иткәнен әйтеп тормыйм. Әмма мин үзем дә каршы булмадым.Мин бу флешмобны күрмәгән идем. Миңа тәкъдим итүгә үк ризалаштым.

- Булат, видеода биюче кыз да, полиция хезмәткәре дә сезнең танышларыгызмы?

- Видеода полиция хезмәткәре булып төшкәне каравылчы инде ул. Ул анда очраклы рәвештә генә килеп чыкты. Без "Казан" гаилә үзәгенә бардык, анда сәгать 6дан соң машина белән кертмиләр икән инде. Без каравылчы белән көчкә сөйләштек, ул безне кертеп җибәрде. Без видео төшергәндә килде ул. Без Тямаевка видео төшерәбез дип әйткән идек. Шуңа ул каравылчы соңыннан килеп җиткән. Аннары башка идея килде. Ул каравылчыны видеога кертеп җибәрдек тә, биеттек.

- Булат, нигә бу видео сезнең үзегезнең аккаунтта юк? Куюга ук кире алып аттыгызмы әллә?

- Мин бу видеоны Фирдүснең үзенә генә җибәрдем. Үземә куймадым.

- Сез бию белән шөгыльләнәсезме? Ничек көрәшче егет шундый флешмобта катнашырга уйлады?

- Бию белән шөгыльләнмим. Шул мәктәп вакытында биюгә йөри идем, барлык булган спорт төренә йөри идем инде. Хәзерге вакытта да мин үземне үстерергә тырышам һәм көрәш белән генә тукталмыйм. Мин төрле яктан үземне ачам, шуңа күрә үземне чикләмим. Кая бара алам, шунда барам. Кая катнаша алам, шунда катнашам инде. Шулайрак.

- Фирдүс Тямаевның флешмобы бик күп кешегә ошамый. Негатив сүзләр искитмәле күп. Моның сәбәбе нидә?

- Фирдүс Тямаевның флешмобына кагылган негатив ачыкламаларга мин игътибар итмәскә тырышам. Кеше негатив фикер язган икән, димәк ул үзе шундый пессимистик кеше. Андый кешеләр белән мин хәтта аралашмаска да тырышам. Шуның өчен ул негативка игътибар иткән юк. Флешмобның күпме дәвам итәсен дә белмим. Минем үземә кызык булганга гына катнаштым.

- Негатив фикерләр булачагын белдегезме? Башка көрәшчеләр дә әлеге флешмобта катнашалармы соң?

- Мин шундый номердан соң негатив фикерләр булачагын белдем. Ул номерны ошаткан кешеләр күбрәк булачак. Анда негативны язсалар да, шул карт апалар яза бит инде. Бер-ике ир-ат та ошатмады дияргә мөмкин инде. Нигездә күп кешегә ошаячак. Шәхсән мин үзем кара пиар өчен генә катнаштым. Ул минем максат иде. Кемгәдер ошаячагын мин төгәл белә идем. Ошатмаучылар булачагын да шулай ук төгәл белә идем. Шуңа. Башка көрәшчеләр, миңа калса, мондый җирдә катнашмыйлардыр да инде. Монда мин генә катнаша алам инде.

Дуслар, игътибар итегез, көрәшче Булат Мусинның әлеге флешмобтан соң, җырчы Фирдүс Тямаевның Инстаграм аккаунтында видеосы куелганнан соң, Инстаграмында язылучылар саны күпкә артты. Бәлки кара пиар дигәне шул булгандыр ул?


https://www.instagram.com/p/BckQBOYAWKF/?taken-by=musin_116

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100