news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Көрәшче Азат Нурмөхәммәтов Теләчедән киткән

Көрәшче Азат Нурмөхәммәтов Теләчедән киткән

news_top
Көрәшче Азат Нурмөхәммәтов Теләчедән киткән
Азат Нурмөхәммәтов – көрәш буенча дөнья чемпионы, Казандагы көрәш мәктәбе директоры, татар көрәше буенча беренче диссертация язучы яшь галим. Ул Теләче районы башкарма комитеты рәисенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары булып эшли иде. 

Азат Нурмөхәммәтов 4 октябрьдә инстаграмдагы сәхифәсендә Теләчедән китүен хәбәр иткән. Теләчегә багышланган җыр белән видео кадраларында Азат Нурмөхәммәтовның райондагы чараларда эшчәнлеге күрсәтелгән.

 

"Рәхмәт Сезгә, хөрмәтле райондашларым, коллегаларым, дусларым! Сез - минем өчен иң кадерлеләре, батырларның батырлары, иң матурлары", - дип язган ул. Инстачылар аның кая китүе белән кызыксынган. "Лаешка", - дип җавап язган Азат Нурмөхәммәтов. 

  • 18 сентябрьдә Татарстанның Теләче муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов үз эшеннән китте. Татарстан Президенты Илдус Фатыйхович кандидатурасын Лаеш районы башлыгы постына тәкъдим итте. Хәзерге вакытта Илдус Зарипов Лаеш районы башлыгы булып эшли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар