news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Көрәш буенча дөнья чемпионы Казанда турнир вакытында сөйгәненә тәкъдим ясады - видео

Башкортстан көрәшчеләре Камилә Елисеева белән Артур Зөлкәрнәев өйләнешә.

news_top
Көрәш буенча дөнья чемпионы Казанда турнир вакытында сөйгәненә тәкъдим ясады - видео

11 декабрьдә Казандагы Көрәш сараенда көрәш буенча 18нче дөнья чемпионатының хатын-кызларны бүләкләү тантанасы булды. Билбаулы көрәш буенча ике тапкыр дөнья чемпионы Артур Зөлкәрнәев сөйгән кызы Камилә Елисеевага кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Камилә Елисеева 52 килога кадәрге категориядә җиңде. Камилә дә, Артур да Башкортстан Республикасы данын яклый.

«Мин сөйгән кызым Камиләгә кияүгә чыгарга тәкъдим итәм», — диде Артур. Россия гимнын тыңлар алдыннан Камилә сөйгәненә ризалык биреп, «әйе» диде.

Халыкара турнирда дөньяның 35 иленнән 150 көрәшче катнаша.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар