Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көрәш буенча дөнья чемпионы Азат Нурмөхәммәтов өченче тапкыр әти булды

Азат белән Гөлнара гаиләсендә кыз бала дөньяга килгән.

news_top_970_100
Көрәш буенча дөнья чемпионы Азат Нурмөхәммәтов өченче тапкыр әти булды

Танылган көрәшче, бүгенге көндә Лаеш районы аппараты җитәкчесе Азат Нурмөхәммәтов һәм аның хәләл җефете, «Казан сөлгесе» чын татар чигүле эшләнмәләр брендын башлап җибәрүче Гөлнара Нурмөхәммәтова гаиләсендә шатлыклы вакыйга. Ике малайга иптәш итеп Гөлнара 28 август көнне өченчегә кыз бала алып кайткан. Ул бу хакта үзенең инстаграм битендә дуслары белән дә уртаклашты.

«Иртәгә Печән базары. Ә мин, безнең гаиләдә шатлыклы вакыйга булганлыктан, шәхсән катнаша алмыйм.

Мөхәммәд пәйгамбәрнең (аңа Аллаһының рәхмәте һәм сәламе булсын) сөннәте буенча, мөселманнарга бар туганнарына һәм якыннарына бала туу турында хәбәр итү яхшы эш санала.

Бүген безнең нәни кызыбыз дөньяга аваз салды. Өч батырга якларга, сакларга нәни кызыбыз», — дип язып, Гөлнара сторизлар урнаштырган.

28 август көнне көрәш хөкемдары Динар Зиннәтуллинның да кызы туу турында язган идек.

«Шәһри Казан» газетасы Азат Нурмөхәммәтовның үзе белән сөйләшкән. Азат белән Динар хәтта роддомда очрашкан да булып чыкты. «Динарның кызы 4:56да, Азатның кызы кичке 16:46да дөньяга килгән икән. Үлчәү авырлыкларында да аерма 40 грамм гына», — дип хәбәр итә «Шәһри Казан».

Азат белән Гөлнара кызларына нинди исем кушасын әлегә сер итеп саклый икән.  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100