news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Күр әле син боларны» — Илназ Гариповның мәхәббәте кем?

Илназ Илсөя Бәдретдинова төркемендә эшләүче Айысхана исемле якут кызы белән дус.

news_top
«Күр әле син боларны» — Илназ Гариповның мәхәббәте кем?
Владимир Васильев

Илсөя Бәдретдинованың сезон ябылуга багышланган зур бәйрәмендә Илназ Гариповның этноинструментларда уйнаучы якут кызы белән җылы мөнәсәбәтләренә игътибар итәргә була. Илназ Айысхана белән бик якын итеп кочаклаша, куллары белән уртак йөрәк рәсеме ясап фотога төшә. Бу гади дуслыкмы, әллә инде мәхәббәтме, анысы сер булып кала.

«Күр әле син боларны», — дип видеога төшерә Илсөя Бәдретдинова яшьләрне.

Ә бәйрәмгә килгәндә, Илсөя Бәдретдинованың төркеме «Вирусыңны сатыйм» сезоны тәмамлануны бик зурлап билгеләп үткән. «Банда» базада, табигать кочагында ял итә. Анда Илсөя Бәдретдинованың барлык музыкантлары, биючеләре, иҗатташ дуслары җыелган. Җырчының улы Нариман, концерт директоры Гүзәл дә килгән. Артистлар шашлык, хашлама пешереп, су коенып, төрле уеннар уйнап, бер-берсенә рәхмәт сүзләре әйтеп, бәйрәмне бик күңелле уздырганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар