«Күптән йомшак кәнәфигә кунакларга вакыт» — Вадим Захаров яңа эшкә урнашкан
Җырчы инстаграмда яңа эшкә урнашуын турында язган.
Җырчы Вадим Захаров эшкә урнашкан. Бу хакта ул инстаграм сәхифәсендә хәбәр итә.
«Яңа эш урыны уңышлы булсын. Дусларыма миңа ышанганнары өчен рәхмәт», — дип язган ул.
Вадим Захаров бик килешле генә эш өстәле артына утырып, фотога да төшкән.
«Илһам Шакировтан сораганнар ди бит: „Син эшкә кердеңме инде, әллә һаман җырлап йөрисеңме?“ — дип. Әйбәт булган, уңышлар»;
«Трактордан соң ияләшүе кыен булыр»;
«Нәрсәдер сата бугай»;
«Нәчәльник вазифасы килешә үзегезгә»;
«Сәркатип кирәкмиме, Вадим?»
«О, хәзер сиңа Вадим Борисович дип кенә эндәшәсе булыр, ахры»
«Күптән вакыт шундый җылы, йомшак кәнәфигә кунакларга», - дип язган җырчының инстадуслары.
«Икшермә ипи пешерү комбинатынамы әллә? Кайда булса да, исән-сау эшләргә язсын»,
«Куркынычсызлык хезмәте җитәкчесеме әллә? Мониторда камералар» — дип, Вадимның кайда эшләвен белергә тырышучылар да булган. Әмма Вадим комментарийларга җавап бирмәгән — үзенең яңа эш урынын сер итеп калдырган.