Күптән түгел бәби тапкан Лилия Хәйруллина сәхнәдә сикереп бии - видео
Җырчыны Балтачта узган Яшьләр көнендә чыгыш ясарга чакырганнар.
Шушы арада гына бәби тапкан Лилия Хәйруллина Балтачта узган Яшьләр көнендә сәхнәдә сикереп биегән.
«Балтач, бик зур рәхмәт сезгә. Сагындырган. Шундый шат идем. Очрашулар ешрак булсын иде», — дип язган ул инстаграмга чыгышын куеп.
«Ә бәби кем белән калды?», «Инде җырлый да башладыгызмы?» — дип шаккаткан инстачылар.
«Ничекләр җитешәсең, Лилия?» — дип сораганнар.
«Көч табабыз. Теләк бар», — дигән ул.
«Яңа гына өченче баласын тапкан хатын-кызның шундый буй-сыны буламы инде? Сокланам. Сездән үрнәк алып, үз-үземне карый башларга кирәк», — дип язган бер инстачы.
«Мин нәрсәнедер аңлап бетермимдер, бәлки. Ләкин үзегезне саклагыз дип әйтәсем килә», — дип комментарий калдыручылар да бар.