"Күпләр монда ял паркы булачак дигән гайбәт сүзләр тараткан": Мөслим зиратына ни өчен техника керткәннәр?
Мөслимнең Кооперативная урамында урнашкан зиратны “тәртипкә” китерәләр. Биредә район җитәкчелеге территорияне ком белән тигезләттерү, газон җәю һәм яңа койма тоту белән шөгыльләнә. Тик җирле халык “рәхмәт” дип баш ияргә ашыкмый, киресенчә, бу хәрәкәт күпләрдә ризасызлык уяткан. Район халкы кабер өсләреннән техника йөрүдән зарлана. Районда "зират урынында ял паркы була" дигән сүз таралган.

- Чытырманлыкка әйләнгән бер урын иде ул, берәүгә дә кирәк булмады. Җыештырулары өчен рәхмәттән башка сүз юк, чөнки бик ямьсез булып тора иде. Трактордан башка гына зиратны тәртипкә китереп булмый, чөнки андагы карт һәм корыган агачларны кул белән генә ташып бетерергә мөмкин түгел. Хәзер зиратларга агач утыртмыйлар, элек кенә ул кабер янына икешәр агач утыртканнар. Тупыл агач бик тиз үрчи, шуңа күрә чистарткан кебек тә булмый. Халык иске зират урынында парк булачак дип сөйли, монысы белән бер дә килешмим, - диде Мөслимдә яшәүче Розалия Гайсина.

- Мин - тумышым белән Мөслимнән, гомер буе монда яшәдем. Район халкы шау-шу килә, бөтен кеше әлеге зират хакында сөйли. Иң башта зиратка зур йөк машиналары белән ком ташыдылар һәм территорияне тигезләттеләр. Бу эшкә бик нык эчем пошты, мәетләр өстеннән авыр техника белән йөрү матур күренеш түгел бит. Үзем зират янына барып эшчеләргә әллә ничә тапкыр шелтә белдердем. “Без каршы бара алмыйбыз, ә кушканны гына эшлибез”, – дип җавап кайтардылар. Безне кечкенә чакта әби-бабайлар кабергә аяк белән басарга ярамый дип өйрәтте, ә монда зиратның эчен зур машиналар белән таптыйлар. Нарат агачлары утыртканнарын күрдем. Иске һәм ташландык зират булуга да карамастан, анда кабер ташлары бар иде. Өчесен калдырдылар, ләкин җимерелгән кабер ташларын кая куйганнар икән? Анда күмелүчеләрнең туганнары бар, ләкин аларның күбесе өлкән яшьтә һәм җилгә каршы барырга теләмиләр, – дигән фикер җиткерде Луиза Шәйхраҗиева.
Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгизә Акмалова зиратта ял паркы булачагын инкарь итте. Аның әйтүенчә, барысы да изге ният белән эшләнә һәм эш башлаганда җирле халык каршы булмаган.
- Әлеге зират мәсьәләсе буенча бик күп сораулар килә. Югыйсә, эш башлаганчы халык җыены уздырдык. Һәркемнең фикерен исәпкә алып эшләдек. Җыенга килгән кешеләр белән бу сорауны без җентекләп тикшердек, барысы да ризалык белдереп таралышты. Зират Мөслим районының нәкъ уртасында бик ташландык, күңелсез хәлдә тора иде. Ел саен өмәләр үткәрдек, ләкин аңа карап кына тирә-якны тәртипләп бетерергә мөмкин түгел иде. Хәзер шул өмәгә килмәүче, халык җыенында катнашмаучылар теләсә-нәрсә язалар да инде.
Илгизә Акмалова зиратның проектын һәм халык җыенында чыгыш ясаучыларның докладын фотога төшереп юлларга сүз бирде. Электрон почтага күпме кешенең ризалык биргәнен “салам” дип әйтте. Әмма вәгъдәсен үтәмәде, редакция аннан хат алмады.
- Дин күзлегеннән бу эш ничек кабул ителә? - дип, Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшинга мөрәҗәгать иттек.

- Мин ул урынны һәм анда барган вакыйгаларны бик яхшы беләм. Мөслимгә баргач әлеге зиратны миңа күрсәттеләр. Минем белүемчә, хакимият җитәкчесе Рамил Муллин - мөселман һәм динне хөрмәт итә. Җитәкче вазыйфасына керешкәннән соң Мөслимдә зиратларны тәртипкә китерү эшенә алынды. Өмәләр оештырды һәм чисталык урнаштырды. Мөслим халкы зарланырга ярата, рәхмәт әйттеләр микән? “Гомергә җыештырылмаган зиратлар хәзер ялт итеп тора”, – дип әйтүчеләр юк. Мөслим халкы зарланырга ярата, бер яктан караганда, алар молодцы. Шул рәвешчә алар җитәкчеләрне итәкләрен җыеп йөрергә өйрәтә. Ә менә кайбер районнар зарлана да белмиләр, шуңа күрә проблемаларын да хәл итә алмый.
Район җитәкчесе бу мәсьәлә буенча миңа шалтыратты, мин аңа олырак хәзрәтләр белән киңәшләшергә тәкъдим иттем. Шуннан соң ул берничә дин әһеле белән бик озак вакыт фикер алышты һәм бу эшкә тотынды. Иң беренче чиратта барлык нечкәлекләрен өйрәнделәр. Бу очракта болай эшләү дөрес түгел дип, кырт кисеп кенә әйтеп булмый. Зиратлар һәрвакыт каралган булырга тиеш, шуңа күрә файдасы күбрәк булып чыга, - диде Йосыф хәзрәт.
Мөслим муниципаль район иҗтимагый совет рәисе Моряк Юсупов бу зиратны бөтенләй чүплек дип атады.
- Башта әлеге тәкъдимне кабул итәргә теләмәдек, халык арасында шау-шу күп булды. Ләкин соңынан болай эшләүнең файдага икәнлеген аңладык. Мөслим районының имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Моратов та каршы булмады. Зиратны тәртипкә китерү дини яктан тыелмаган, киресенчә, саваплы гамәлдән санала.

