Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күпхатынлылык, сөяркә, никах, аракылы мәҗлесләр — Нурулла хәзрәт белән әңгәмә

Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин «Гадел әңгәмә» тапшыруында хәрам мәҗлесләр, татарларда никахка, җенси темаларга мөнәсәбәт һәм башкалар турында сөйләде.

news_top_970_100
Күпхатынлылык, сөяркә, никах, аракылы мәҗлесләр — Нурулла хәзрәт белән әңгәмә
Рамил Гали

Нигә бездә җенси мөнәсәбәтләр турында сөйләргә ярамый?

Нурулла хәзрәт, узган елны сезнең белән җенси тәрбия турында интервью эшләгән идек. Бу әңгәмә тәрбияви максатлардан эшләнсә дә, халык аны бик кискен кабул итте. Ни өчен бездә бу темаларга сөйләргә ярамый?

Халкыбыз элек-электән тыйнак. Безнең халык әйтәсе килгән сүзен дә әйтми калуны хәерлерәк таба. «Дәшмим, үзе бетәр әле», — дип кул селтәп яши безнең халкыбыз. Авыл җирләрендә «Кычкырышмыйм, сүзгә кермим», — дип яшиләр. Бер караганда, дөрес фикер ул.

Бу интервьюны нәрсәгә начар дип уйладылар соң? Ул әңгәмә рус теленә тәрҗемә ителеп, башка халыклар, башка милләтләр: «Менә мөселманнар шундый әйберләр турында сөйләшеп утыралар», — дип әйтер дип курыкты кайбер кешеләр.

Анда без хәләл, хәрам, ягъни яраган һәм ярамаган әйберләр турында сөйләштек. Болар бөтенесе дә хәдистә, хәтта Коръәндә дә бар, бөтенесе дә сәхабәләрнең тормышыннан алынган, галимнәр болар турында фәтвалар чыгарган. Без уйлап чыгарган әйбер түгел ул. Ләкин халкыбызның әзер булмавы бардыр. Журналист та, хәзрәт тә халык әзер булмаган әйберләр турында сөйләмәсә, хәерлерәк буладыр.

Ә кайдан белергә соң болар турында? Диния нәзарәте сайтында җенси тәрбия турында мәгълүмат урнаштырылмый, халык хәзрәтләрдән сорарга ояла. Коръәндә, хәдисләрдә бу турыда әйтелә, дидек, Голәмәләр шурасы фәтвалар чыгара. Сүз дә юк, алар эшлидер, ләкин эшләп кенә буламы соң халыкка җиткермәгәч? Эшнең нәтиҗәсе халыкка җиткерүдер бит инде аның? Дин әһелләре бу турыда сөйләмәгәч, журналист та сөйләмәсә, кеше кайдан белергә тиеш? Миңа калса, бу әңгәмәнең бер гаебе дә юк. Миңа гына түгел, хәтта сезгә дә начар сүзләр әйткәннәр икән әле анда. «Оятсыз хәзрәт» дип язып куйганнар.

Әйе, «оятсыз хәзрәт, оятсыз әйберләр сөйли» дип язучылар булды. Мин дә аны начар әйбер дип кабул итмим. Дөресен генә әйткәндә, һәрбер кеше аның кирәк икәнен аңлый. Ләкин «Кеше нәрсә әйтер?» дигән уй бар. Безнең татар халкы шундый стереотип белән яши. Татар халкы — уйларын яшереп яшәгән халык инде ул.

Балага узгач укылган никах дөресме?

Хәзрәт, бүген җәмгыять шуның хәтле тиз үзгәрә. Бу үзгәрешләр элек-электән килгән традицион кыйммәтләргә дә кагылмый калмый. Соңгы арада шул ук гаиләгә мөнәсәбәт үзгәрә бара. Бүгенге көндә никахсыз яшәүче яшьләр дә байтак. Балага узгач кына өйләнешүчеләр дә бар. Кыз кеше балага узгач укылган никах дөрес буламы?

Никах кайчан укылса да дөрес: балага узганчы да, узгач та, баланы тапканнан соң да. Никах үзе дөрес. Ләкин никахны уку рәвеше, никахка килү рәвеше дөрес түгел бу очракта. Никахның әһәмиятен аңламау, нәрсә икәнен белмәү — бик зур проблема.

Мин никахны укыган вакытта уйнап-көлеп булса да яшьләргә: «Менә мин сезгә хәзер никах укыйм. Бу никахтан соң сезнең тормышта нәрсә үзгәрә? Бернәрсә дә үзгәрми. Сез инде монда кергәндә үк җитәкләшеп кердегез, кочаклашып фотога төштегез. Бәлки, калганы да булгандыр. Шулай булгач, бу никах сезгә нәрсә бирә? Бернәрсә дә бирми. Бу никах сезнең әти-әниегезгә, дәү әти — дәү әниегезгә генә кирәк», — дип әйтеп куям.

Бер кыз: «Минем мөселман булмаган кеше белән никах укытасым килә», — ди. Рус егете белән. «Андый никахны укып булмый», — дим. «Укыйлар бит кешеләр», — ди. «Без алай укымыйбыз. Бу бит алдау була», — дим. «Кирәкле сүзләрен әйтер ул», — ди миңа. «Кирәкле сүзләрен әйтер дә, иман китерерме соң ул? Ышанамы соң ул күңеле белән? Шушыннан соң үзен мөселман дип санармы?» — дип сорыйм. «Юк инде, ул үз динендә калачак», — ди. «Без бит хәзер алдашып утырабыз. Сез — мине, без бөтенебез дә Аллаһыны алдамакчы булабыз. Бу бит инде театр була», — дидем. Трубканы куйды бу.

Бераздан шалтырата: «Без риза. Безгә театр кирәк. Без хәзер киләбез, ул «Лә илләһа иллә Аллаһы“ны әйтә. Ул әйткәч, сезнең никах укымый чарагыз юк», — ди. Ислам дине моны кабул итмәгәнен мин дә, алар да беләбез. Шундый театр уйнап чыктык. Чыннан да, «Лә илләһа иллә Аллаһы» дип әйткәч, минем аңа ышанмаска, укымаска хакым юк. Аның эчен ачып карый алмыйм бит, шуңа күрә сүзгә ышанам.

Дөрес буламы соң бу никах?

Тышкы яктан дөрес ул. Ләкин христиан динендәге шушы ир кеше өенә кайткач: «Мин — христиан, мин Ислам динендә түгел, Ислам динен кабул итмәдем», — дип әйтсә, никах үзеннән-үзе бетә, автомат рәвештә. Укылмаган да кебек. Алар шулай ук зина кылып яшәүләрен дәвам итә. Ләкин аларга кирәк түгел ул. Әти-әниләренә кеше алдында «Никахы бар», — дип әйтү мөһим.

Бүгенге көндә татар кешесенә никах әллә ни кирәк әйбер түгел ул. Шул ата-аналар өчен генә кирәк. Никахның әһәмиятен, аның нәрсә үзгәрткәнен, нәрсәгә кирәк икәнен аңлату өстендә эшлибез. Кызганыч, күпләр өчен мөнәсәбәт корганда никах беренче, икенче, хәтта өченче урында да тормый. Ул кайчан да булса киләчәктә эшләнәсе бер нәрсә кебек кенә.

Никахны башта ук уйламау сәбәпле, кеше: «Гомумән, без бу кеше белән никах укыта алабызмы соң?» — дип тә уйламый. Ә никах турында башта ук уйлаган булса, бәлки, ул кеше белән танышмас та, очрашмас та, кочаклашмас та, балага да узмас иде. Ә монда инде бөтен эш эшләнгәч, балага узгач: «Укыгыз безгә никах», — дип факт алдында куялар. Аннары: «Укымасаң, болай гына яшиләр инде, баланы да болай гына табалар», — дип уйланасың.

Аракылы никах

Никахларда хәмер куючылар да бар бит әле.

Хәзер күбрәк авыл җирләрендә эшләнә ул. Шәһәрдә андый нәрсә бетеп бара. Ә авыл җирләрендә аракы куеп, никах үткәргән очраклар бар. Бу очракта никах үзе бетми. Ләкин бу никахның савабын, дәрәҗәсен бетерә. Изге эш эшләдең дә, арттан начар эш эшләп куйдың. Бездә, Ислам динендә, киресенчә, начарлык эшләгәннән соң изге эш эшләргә кирәк. Начарлык бетсен дип.

Берсендә миңа бер хатын-кыз шалтырата. «Хәзрәт, өйгә укып алырга кирәк иде, азан әйтеп. Аракы кергәнче, хәзрәт чакырмакчы булабыз», — ди. Минем өчен бу сүз ничектер сәер яңгырый. Хәзрәт укып чыккач, теләсә нәрсә эшләсәң дә ярыймы икән инде бу йортта, дим. 70-80 проценты шулай ди. Аракы кергәнче, хәзрәт чакырасы иде, ди. Димәк, хәзрәт чыкты, русча әйтмешли, благословил. Хәзер теләсә нәрсә эшләп, эчеп ятсаң да бернәрсә дә булмый дигән кебек. «Аның аракысын кертү мәҗбүриме соң?» — дип сорап карыйм. Көләләр.

Берсендә никах укып бетердем, утырабыз ашап. Тиз-тиз генә ризыкларны чыгаралар, ашыйбыз, эчәбез. Елмаймыйлар болар берсе дә, бөтенесе дә тиз-тиз генә эшләнә. Нишләп ашыга икән соң болар, дим. Аякны сузган идем, шылтыр-шылтыр килә өстәл астында. Булды, аңлашылды, хәзер мин чыгып китәм, дип догалар кылдым да чыгып киттем. Мине озатырга утыралар инде, билгеле. Хәзрәт киткәч, чын бәйрәм башлана, бу нотациялар бетә инде.

«Ир кешенең икенче хатын алу нияте юк икән, ир кеше түгел инде ул»

Исламда дүрт хатынга кадәр алырга ярый. Сезнең үзегезнең икенче хатын алу нияте булмадымы?

Ир кешенең икенче хатын алу нияте юк икән, ир кеше түгел инде ул. Кайберләр моның белән килешә, ә кайберләре юк. Аермасы шунда гына аның. Мөселман ир кешенең икенче, өченче хатын турында уйлаганы бар, уйлый да һәм аның белән очрашканы да бар. Ниндидер кыз үзен тәкъдим итәргә мөмкин. Андый очраклар бар.

Үземә килгәндә, мин моңа каршы түгел. Бүгенге көндә икенче хатын алу ир кешенең потенциалын ача, ирне ир итә, аның тормышына мәгънә, матурлык өсти торган әйбер. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә: «Алыгыз ике хатын, өч, дүрт хатын», — ди. Бер хатын дими. Ике хатыннан башлый. «Булдыра алмасагыз, гадел түгел икән сез — берәү генә», — ди. Бер — ул искәрмә, норма түгел. Норма икедән башлана.

Ир кеше үзе һәм холкы зәгыйфь булганга күрә, тормыш авыр булганга, ул гадел булмаганга, бер хатын тиеш аңа. Бүгенге көндә безнең ирләребез шундый халәттә.

Әйтергә кирәк, бу бертавыштан эшләнә торган әйбер түгел. Монда әзерлек, аңлау кирәк. Хатыннарыбыз моңа әзер түгел. Ирләр әзер булса да, хатыннар әзер түгел. Хәтта икенче хатын булып барасы хатын да әзер түгел әле. Анда бит «беренче, икенче» берсе зуррак, икенчесе кечерәк дигән сүз түгел, сан гына ул.

Диндә булмаган ирләр бер тапкыр булса да хатыннарына хыянәт итеп карыйлар. Статистика бу. Ир кешенең табигате шундый аның. Бу гөнаһтан икенче хатын алу коткара. Икенче, өченче хатын ир кешегә түгел, ә хатын-кызга файда. Ир кешенең күңеле төшеп йөргән теге хатын-кыз сөяркә түгел, хатын була. Хаклар, хокуклар, мирас маллары, балалар тәрбиясе белән чын хатын була.

Бүген бай ирләр «содержанкалар» тота. Хәзер сүзе шундый инде. Элек сөяркә иде, хәзер «содержанка» инде ул. Ләкин аларның бернинди статусы да юк. Алар акча ала да, шуңа канәгать булып тора. Ә монда статус барлыкка килә, хәләллек турында әйтмибез дә.

Сезнең бер генә хатыныгыз булып чыктымы соң инде?

Минем тормыш иптәшем берәү генә, Аллага шөкер. Мин икенче хатын алу турында уйлыйм дигән сүз — «кирәк» дигән сүз түгел. Уй һәрвакыт бар. Ләкин бардым да алдым түгел. Ир кешенең уе төрлечә була. Әмма мин аңа каршы була алмыйм, уйламыйча да тора алмыйм. Мин бу турыда уйламый башласам, мин йә үлгән булам, йә ир кеше түгелмен дигән сүз.

Россиядә күп хатынлылыкны күз алдына китерү авыр. Беренче хатын рәсми төстә булып, калганнары никах белән генә буламы?

Кавказ якларында икешәр, өчәр хатын алучылар бар. Алар берсе белән дә ЗАГСка керми, бөтенесе белән дә никах белән генә торалар. Берсе белән ЗАГСка керсәң, бу хатын башкалардан өстен килеп чыга. Шундый чыгу юлы бар.

  • Нурулла хәзрәт белән «Гадел әңгәмә» тапшыруын «Татар-информ»ның Ютуб-каналында карый аласыз.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100