Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күпереп пешкән коймак

Бу коймакның камыры унбиш минутта әзер була, коймагы күпереп тора, пешкәч тә шиңми.

news_top_970_100
Күпереп пешкән коймак
Күпереп торган коймакны пешерү өчен 2 йомырка, дүрт кашык шикәр комы (кашыкны чумырып алмыйбыз, шикәре кашык өстендә тигез булырга тиеш), тоз, ярты литр майлы кефир, 250 грамм он, бер чәй кашыгы сода кирәк булыр.

Ике йомырканы алдан өстәл өстенә алып куябыз. Бүлмә температурасында җылынып торса, камырны тагын да күпертә ул. Йомыркаларны сытып бераз болгатабыз, шикәр комы белән тоз кушып, шикәре эрегәнче болгатабыз (туглыйсы түгел). 

Ярлы литр кефирны үтә күренмәле савытка салып, микродулкынлы мичкә куеп алабыз. Бу моментта кефирны күзәтеп торырга кирәк: аның сывороткасы (эремчек суы) әз генә аерыла башлаган мизгелгә кадәр җылытырга кирәк. Фотода нәкъ шул мизгел:



Җылынган һәм суы аерыла башлаган кефирны йомыркалы-шикәрле массага әкрен генә агызып, болгатабыз.

250 грамм онны илибез һәм әкрен-әкрен генә камырга кертеп бетерәбез. Керткәндә, гел бер якка таба гына болгатабыз. Оны күп була дип борчылмагыз, камыр куе булырга тиеш, шул очракта гына коймак күпереп пешәчәк һәм өстәлгә куйгач тә шиңмәячәк. Камыр кашыктан агып торырга тиеш түгел, әкрен генә төшәргә тиеш.

Онны кертеп бетергәч, камыр өстенә бер чәй кашыгы сода сибәбез дә, тиз-тиз генә бутыйбыз. Шуннан соң камырны 10 минутка һава суларга калдырабыз. Ул шул 10 минут эчендә тишекләнә башлый. 

Коймак пешерер алдыннан камырны бүтән болгатмыйбыз. Кырыйдан гына кашык белән алып, майлы табада кыздырабыз.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100