Күпер ишелеп, 22 кеше һәлак, дистәләрчә кеше язмышы билгесез - видео
Бүген Италиянең Генуя шәһәрендәге фаҗигада һәлак булучылар саны арта бара.
Биредә автомобиль күпере ишелеп төште. Әлеге вакытта 22 кеше үлүе билгеле булды. Бу турыда Rai News 24 транспорт министры урынбасарына сылтама белән яза. Дүрт кешене хәрәбәләр астыннан исән килеш тапканнар.
Күпер җимерекләре астында дистәләрчә кеше күмелеп калганын Вести каналы хәбәр итте. Бу турыда урынга килеп җиткән ашыгыч ярдәм табиблары әйткән. Коткаручылар махсус кораллар ярдәмендә кешеләрне эзли. Италиянең төньяк-көнбатышында килеп чыккан вакыйганың видеосын RT агентылыгы күрсәтте. 200 м озынлыктагы металл конструкция җимерелгән диелгән әлеге хәбәрдә. Фаҗига вакытында анда машиналар да булган.
1968 елда төзелгән күпер турында белгечләр күптән кисәткән. Аның металл конструкциясе чыдамаган һәм ишелгән дип фаразлыйлар. Җирле матбугат чаралары берникадәр вакыт элек бу күперне яшен суккан дип тә язды.
Һәлак булучылар һәм имгәнүчеләр арасында Россия гражданнары турында хәбәр юк.
Күпер җимерекләре астында дистәләрчә кеше күмелеп калганын Вести каналы хәбәр итте. Бу турыда урынга килеп җиткән ашыгыч ярдәм табиблары әйткән. Коткаручылар махсус кораллар ярдәмендә кешеләрне эзли.