news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күпер җимерелеп төшкәндә яшь хатын һәм өч яшьлек бала һәлак булган - видео

Йөк машинасы барган вакытта, күпер җимерелеп төшкән һәм астагы юлда баручы иномаркагы изгән.

news_top
Күпер җимерелеп төшкәндә яшь хатын һәм өч яшьлек бала һәлак булган - видео

26 октябрьдә Приморьеда күпер җимерелгән. Йөк машинасы астагы юлда баручы иномарка өстенә төшкән.  Фаҗигадә 25 яшьлек хатын һәм 3 яшьлек бала үлгән. Бу турыда "Интерфакс"ка сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Приморье өлкәсендәге Осиновка-Рудная Пристань юлының бишенче километрында күпер җимерелә. Күпердән бара торган йөк машинасы астында калган "Мазда" автомобилендә 25 яшьлек хатын-кыз һәм 3 яшьлек бала була. Коткаручылар аларның мәетләрен тапкан.

Өлкә башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Олег Кожемяко сүзләренчә, йөк машинасының авырлыгы нормадан артык булганга күпер җимерелгән булуы ихтимал.

  • Күпер 1965 елда төзелгән. Анда 20 тонналы машиналарга гына керергә рөхсәт ителә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар