Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Күп сөйләшә алмадык, икебезнең дә күңел тулган иде": Тәтештә яшәүче Рафис илле елдан соң үзенең сөт анасы белән күрешкән

Тәтеш районында илле ел элек “өметсез” дип балалар тудыру йортында калдырылган бала үзенең сөт анасын тапты.

news_top_970_100
"Күп сөйләшә алмадык, икебезнең дә күңел тулган иде": Тәтештә яшәүче Рафис илле елдан соң үзенең сөт анасы белән күрешкән

– Бу вакыйгага кадәр ят баланы шулай яратып була дип башыма да китермәгән идем, – дип сөйли Тәтеш районыннан Роза Фәйзуллина. Күптән түгел ул үзенең ярты гасыр күрмәгән имчәк баласы белән күреште.

Бала туу шатлыгы һәм югалту

1969 елның кышында Тәтеш районы Зур Әтрәч авылында Ислам һәм Роза Фәйзуллиннар гаиләсендә өченче һәм дүртенче балалар булып игезәкләр дөньяга килә.


Ислам һәм Роза Фәйзуллиннар

– Әле дә хәтеремдә, бу – сайлау көне иде. Ирем сайлау комиссиясендә, өйдә юк. Тышта бик көчле буран иде. Мичләргә яктым, карлар көрәдем, терлекләр карадым. Мунча ягып, ике баламны берәм-берәм күтәреп барып, юып кайттым. Җиденче ай йөкле булсам да, йөгерә-йөгерә эшләдем, – дип сөйли башлады Роза ханым.

Авырга киткәндер инде, шул көнне тулгак тотып, ул өйдә бала таба. Дөресрәге, балалар: кыз һәм малай. Вакытыннан иртәрәк булгангамы, сабыйлар аз авырлыкта һәм бик көчсез килеш туалар. Әни кеше үзе дә бала табудан соң хәлсезләнеп кала. Урыннан тора алмый ята. Җирле фельдшер чакырылса да, балаларга игътибар җитеп бетми.

– Игезәкләрем елый, аларны ишетеп ике һәм өч яшьлек улларым елый. Имезергә ярамый. Торып булышасым килсә дә, күтәрелә алмыйм, – дип сөйли Роза ханым.

Икенче көн фельдшер хатын, туңмасыннар диптер, нарасыйларны мич башына куя. Шунда гына йоклап китәләр. Бу вакытта әниләре әле һаман тора алмый ята. Баланың берсе, кызу урынга эләгү сәбәпле, пешүдән үлеп китә. 26 яшьлек ана бик авыр кичерә бу хәлне.

“Үлмәгән икән ич балам!”

Үзенә дә хәл керер, исән калган баласы да табиблар карамагында булыр дип, аны кызы Гөлнур белән Тәтеш шифаханәсенең балалар тудыру бүлегенә илтәләр. Ләкин баланы үзеннән аералар.

– Бик хәлсез һәм әле имә дә белми иде. Шуңадыр, кызымны аерым, тернәкләндерү бүлегендә тоттылар. Ерактан булса да, тавышын таный идем. Үземә бирмәделәр. Сөтемне савып кына бирдем... Беркөн шулай авырып саташып ятам. Бала елаган тавыш килә. Гөлнур тавышы түгел. Тукта әле, мин әйтәм, Илнурым бит бу. Үлмәгән булган ич! “Кем имезә ала?” – дигән сорауга: “Мин!” – дип кычкырып аңыма килгәнмен.

Баланы кулына алгач, Розага бу аның үз баласы түгел икәнен әйтәләр. Ләкин ана инстинкты беләнме, чын әнисе монда юклыгын белгәч, кызганыпмы, ул аны яныннан җибәрми инде. Илнуры кебек күреп назлый, тәмле күкрәк сөте белән сыйлый. Рафис (әлеге баланың исеме) башта бик зәгыйфь кенә булса да, ана җылысын тоеп, тернәкләнеп китә. Ул арада Гөлнур да әнисенә бирерлек хәлгә килә. Шулай итеп, игезәкләр тапкан хатын шатланып ике баланы имезә, карый, сәламәт хәлгә җиткерә.

– Ике айлап ятканмындыр. Үз балам кебек яраттым Рафисны да. Чыгарылыр вакыт җиткәч, малайның әнисенә шалтыраттылар. “Балаң исән-имин, килеп аласызмы?” – дип.

Әни кеше килеп алмыймы соң инде!

Рәфис Хөснетдинов әнисе Зөлфирә ханым белән 

Ник соң калдырып кайтып киткән алайса, дисезме? Анысы үзе бер тарих...

“Баланы бирәсем килмәде”

Бидәнге авылында Җәүдәт һәм Зөлфирә Хөснетдиновлар гаиләсендә дә ике бала була. Биш яшьлек кызлары сабый чактан ук төзәлмәс чир белән авырый. Әнисе гел аның янында булырга тырыша. Кайчандыр сәламәтләнер дип өметләнеп яши. Рафисны карынында йөрткәндә кайгыра инде:

– Авылда гына табам. Мине районга илтмәгез, кызымны калдырып йөрмим, – ди ул.

Ләкин язмышлар башкача язылган була шул. Җиде айлык йөкле килеш, кинәт хәле начарланып, район сырхауханәсенә китерелә. Һәм Рафис дөньяга килә. Кечкенә генә, хәлсез генә...Аны да тууга әнисеннән аералар.

– Балаңның исән калуы икеле. Терелсә дә, бер-ике ай безнең күзәтү астында булырга тиеш. Үзеңә тиз генә бирмибез, аның тереклеген махсус җайланмалар белән генә саклыйбыз, – ди врачлар.

Ана йөрәге икегә бүленә. Өйдә калган авыру баласы өчен дә эче поша, кечкенә бәбиен дә калдырасы килми. Ахырда, бер фикергә килеп: “Яшәрлек булса, хәбәр итәрсез, килеп алам”, - дип, биш яшьлек кызы һәм җиде яшьлек улы янына кайтып китә. Ә Рафисны янында баласыз калган Роза ханымга тапшыралар...

Районнан шалтыратып, баласының сәламәт икәнен әйткәч, Зөлфирә апа шул ук көнне хастаханәгә китә.

– Ияләшкән идем. Бирәсем дә килми: икене тапкач, икесе дә миңа булырга тиеш кебек,– дип сөйли Роза ханым, – начар кеше булса, үземә сорыйм дип уйлап куйдым.

Ләкин палатага Рафисның әнисе килеп кергәч, барысы да аңлашыла. Сөйләшеп китәләр. Бик матур һәм мөлаем хатын акыллы һәм тәрбияле улып чыга. Табибларга һәм баласының сөт анасы Розага бик күп рәхмәтләр укый. Аннан ир бала үз әнисе белән Бидәнгегә, ә аның сөт әнисе кызы белән Әтрәчкә кайтып китәләр.

Бер балага ике әни

Еллар уза. Үсеп буйга җиткәндә, Зөлфирә апаның кызы үлеп китә. Һәм ул бар җылысын калган ир балаларына бирә.

– Җәүдәт абый белән Зөлфирә апа бик нык ярдәмчел, гамьле, киң күңелле, колхозда гади эштә эшләүләренә карамастан, бик хәбәрдар һәм тормышны бик яхшы белүче кешеләр иде. (Күрше абый берничә ел элек үлде.) Балалары да үзләре кебек акыллы һәм уңган булдылар. Бигрәк тә кечесе Рафис. Ул ягымлы, сөйкемле, күршеләргә бик ярдәмчел, шул ук вакытта башка балалар белән уйнап, урам тутырып үстеләр, – ди аларның ян күршесе Сәлимә Арсланова.

Быел Рафисның илле яшьлек юбилеена аның сөт әнисе Роза Фәйзуллинаны да чакыралар. 

– Роза Рафисны бик җылы котлаганнан соң, ул ике әнисенә дә багышлап бик моңлы җыр башкарды. Мәҗлескә килүчеләр: “Ни өчен ике әни?”, – дип югалып калды. Мин, сәхнәгә чыгып, аның сөт әнисе дә барлыгын аңлатып бирдем. Илле яшьлек баланың әниләр турындагы икенче җырын бар кеше дә елый-елый тыңлады. Шунда аңладым Рафисның холык-фигыльләренең әйбәтлеге кайдан килгәнен. Ул бит ике ана сөте эчеп үскән, һәм алар икесе дә – башкаларга үрнәк итеп куярлык кешеләр, - дип аңлата Сәлимә Арсланова.

Мәдәният йортыннан Рафис ике әнисен ияртеп өйгә кайта.

– Өчәү бергә кочаклашып елаштык, – ди 81 яшьлек Зөлфирә апа, – Розаны күптән күрәсем килә иде инде. Соң булса да уң булсын, очраштык. Розага бик зур рәхмәтлемен шул авыр вакытларда миңа шулай ярдәм иткәне, Рафисымнан кеше ясаганы өчен. Розаның сөте дә бар шул анарда, аның кебек иҗади кеше. Клуб мөдире итеп юкка гына эшләтмиләрдер.

Яхшылык мәңге онытылмый икән

Рафис хәзер Бидәнгедә мәдәният эшләрен җитәкли, зур сәхнә артистлары кебек матур җырлый, ә Роза әнисе Зур Әтрәчнең барлык мәдәни, иҗтимагый эшләрендә актив катнаша, искиткеч шигырьләр яза.


Рафис Хөснетдинов

Рафис сөт әнисе Роза Фәйзуллина белән сәхнә артында таныша.

– “Апа, сезме Әтрәчтән Роза Файзуллина?” – дип сорады берәү. Күзләренә карагач ук аңлап алдым кем икәнен, – дип сөйли Роза ханым. – Болай итеп балалар гына карый ала әниләренә, мин әйтәм. “Әйе” – дим. Ул берни әйтми кочаклап алды. Үз әнисе күптән сөйләгән булган аңа безнең тарихны. Елаштык. Күп сөйләшә алмадык, күңел тулган иде икебезнең дә.

Роза Фәйзуллина

Менә шул очрашудан соң алар төрле сәнгать чараларында очрашкалап торалар, телефоннан хәл белешәләр. Берсе “әни” ди, икенчесе “улым” дип дәшә. Рафис та, Зөлфирә апа да Роза Фәйзуллинага бик рәхмәтлеләр.

Кыңгыр эш кырык елдан да беленә, диләр. Ә яхшылык мәңге онытылмый икән.

Өстәп шуны да әйтим, Роза Файзуллина биш елдан соң тагын игезәк балалар таба. Ике бала имезү насыйп була бит аңа барыбер. Игез сыңары Гөлнур да, энекәшләре дә бүгенге көндә исән-саулар. Ә Рафис хатыны Миләүшә һәм ике баласы Алмаз һәм Гөлназ белән үз авылларында матур гына гомер итеп яталар.

Илле елдан соң күрешкән Рәфис белән Гөлнур

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100