Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күп катлы йортта яшәүчеләр күршеләрен этләрне үтереп ашый дип шикләнә

Күршеләр фатирдан килгән сасы искә, төнлә эт чинаганга борчыла.

news_top_970_100
Күп катлы йортта яшәүчеләр күршеләрен этләрне үтереп ашый дип шикләнә

Уфаның Ирек урамындагы 38нче йортта яшәүчеләр ярты ел инде куркып яши. Күршеләре сүзләренчә, алар янында наркоман тора. Беркайда эшләмәүче ир-ат этләр алып кайтып, пешереп ашый, диләр. Бу хәл турында БСТ каналы сөйләде.

Моңа кадәр фатирда һәрвакыт тавыш-гауга булса да, соңгы вакытта шомлы тынлык урнашкан. Ләкин анда ниндидер коточкыч вакыйгалар була дип ышана күршеләре. Җәй көнне бу ир-атны эте булган, ләкин берничә атна элек ул аны үтергән.

Күршеләре әлеге ир-ат этләрне ашый дип шикләнә. Шуңа бик куркалар икән. Бу йортта яшәүче Ирина Ермошова каналга сөйләгәнчә, ул берничә атна элек эт чинаган тавыш ишеткән. Хатын үзе куркып уянган һәм күршенең этне үтерүен аңлаган.

Ирина Ермошова этнең кайсы көнне үлгәнен дә белә. Бу хәл җомгадан шимбәгә каршы төндә була. Ирина коточкыч итеп эт чинаган тавышка уяна. Этне биш сәгать чамасы кыйнады, ди ул.

«Башта эткә куллары белән сукты ахрысы. Эт бик нык ыңгырашты. Шуннан соң эткә әйберләр белән ыргыта башлады. Мин стенага урындык белән шакыдым. Шуннан соң күрше ир этне башка бүлмәгә алып чыкты. Шунда үтерде. Этнең үләр алдыннан чинаганы да ишетелде», — дип сөйли хатын.

Бер атнадан бу тавышлар тагын кабатлана. Күрше өйгә тагын бер этне алып кайта һәм шулай ук үтерә. Төнлә тагын эт тавышлар булды, ди Ирина Ермошева.

Күршеләре сүзләренчә,  бу ир-ат этләрне үтереп ашый. Ул инде күптәннән беркайда да эшләми. Фатирдан килгән сасы исләр дә күрше-тирәгә ошамый. Тәрәзәләре дә һәрвакыт ачык тора. Вәхши ир-ат эт итен пешерә дип фаразлыйлар.

Күрше-күлән полициягә мөрәҗәгать итәргә җыена. Тик ир-атның этләр үтереп ашавын әле исбатларга кирәк. Ул фатирына беркемне дә кертми, диелгән хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100