Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күп катлы йортта яшәүче ир-ат күршеләренә ат кешнәгән тавыш тыңлатып интектергән

Башта ул Rammstein җырларын акыртып тыңлаган, аннары атлар тавышы яздырылган язма куя башлаган.

news_top_970_100
Күп катлы йортта яшәүче ир-ат күршеләренә ат кешнәгән тавыш тыңлатып интектергән
https://pixabay.com

Түбән Новгородта яшәүче Юрий К. күп катлы йорттагы күршеләрен ат кешнәгән тавыш тыңлатып интектергән. Күршеләре аның белән ике ел көрәшкән. Шуннан соң гына суд аны 2,5 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Юрий үзе күршеләр артык тавышланды дип саный. Шуңа күрә ул үч итеп башта Rammstein җырларын, аннары ат кешнәгән тавышны уйната башлаган.

Күршеләре полиция чакырып караган, тик файдасы булмаган. Юрий тагын да катырак итеп музыка уйнаткан. Ул психиатрдан белешмә дә алган. Үзенең аек акылда булуын раслаган. Шушы белешмәне подъездда игъланнар тактасына чыгарып элгән.

Күршеләре күмәк шикаять язып, судка мөрәҗәгать иткән. Шуннан соң Юрийга карата җинаять эше ачылган. Аны сак астына алганнар, аннары өй сагы билгеләгәннәр. Ләкин ат кешнәгән тавыш уйнатмаска кушканнар. Ләкин Юрий суд утырышларында да күршеләренә янаган, табигать тавышларын тагын тыңлатырга вәгъдә иткән, диелә бу хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100