Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күп катлы йортта янгында ике кеше үлгән, җиде кеше имгәнгән

Урын өстендә тәмәке тарту фаҗига китереп чыгарган.

news_top_970_100
Күп катлы йортта янгында ике кеше үлгән, җиде кеше имгәнгән
Омск буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Омск шәһәрендә 20 мартка каршы төндә күп катлы йортта янгын чыккан. Фаҗигадә ике кеше үлгән, җиде кеше имгәнгән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Омск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, янгын урын-җир өстендә яткан килеш тәмәке тартудан килеп чыккан.

«Омск шәһәренең тынычлык урамында 82/2 номерлы йорттагы фатирда 20 мартка каршы төндә янгын чыгу факты буенча Тикшерү органнары җинаять эше ачты. „Саксызлык аркасында үлемгә китерү“ маддәсе буенча тикшерү бара», диелә хәбәрдә.

Тикшерүчеләр янгын урынын өйрәнгән. Янгын учагы мәрхүм ир-атның кровате янында булган. Экспертизадан соң, янгынның сәбәбе тәгаен билгеле булачак.

Тикшерүчеләр мәгълүматы буенча, янгында 60 яшьлек ир-ат һәм аның күршесендәге 55 яшьлек хатын үлгән. Ир-ат фатир арендалап яшәгән. Бу йортта яшәүче җиде кешене хастаханәгә озатканнар. Алар яну продуктлары белән агуланган. Дүрт кешене хастаханәгә салганнар, ике кеше бик авыр хәлдә, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100