Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күп катлы йортта подъездны кем һәм ничә тапкыр җыештырырга тиеш?

Идарәче компаниянең подъездларны җыештыруны оештыруы турында нормативлар рәсми документта язылган.

news_top_970_100
Күп катлы йортта подъездны кем һәм ничә тапкыр җыештырырга тиеш?
Михаил Захаров

Күп катлы йорт подъездларын идарәче компания хезмәткәрләре җыештырырга тиеш. Бу турыда «Челнинские известия» язды.

Подъездларны чистарту тәртибе Россия Дәүләт төзелешенең «Торак фондын карап тоту һәм ремонтлау белән шөгыльләнүче хезмәткәрләрнең эше нормалары турында киңәшләрне раслау» турында 1999 елның 9 декабрендә чыккан 139 санлы боерыгының 3 санлы кушымтасында язылган.

Бу документта күрсәтелгәнчә, беренчедән өченчегә кадәр катларны көн саен себерү, аена ике тапкыр юу каралган. Өченчедән югарырак катларда баскыч каршындагы идәннәрне атнасына кимендә өч тапкыр себерергә, аена ике тапкыр юарга тиешләр.

Подъездга керү юлын идарәче компания хезмәткәре атнасына бер тапкыр җыештырырга, лифт идәнен, шулай ук чүп үткәргеч каршындагы идәнне көн саен юарга тиеш. 

Елына ике тапкыр подъезддагы тәрәзәләрне юу, елына бер тапкыр түшәмнән тузанны себереп төшерү, почта тартмаларын, стеналарны һәм плафоннарны дымлы чүпрәк белән чистарту каралган, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100