Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күп катлы йорт подъездында нинди авырулар иярергә мөмкин?

Җәмәгать урынында туберкулез йоктыру куркынычы бар.

news_top_970_100
Күп катлы йорт подъездында нинди авырулар иярергә мөмкин?
Михаил Захаров

Гадәти күп катлы йорт подъездында коронавирустан тыш, тагын берничә куркыныч авыру иярергә мөмкин. Бу турыда РИА Новостига табиб-эпидемиолог Дарья Тихонова сөйләгән.

Табиб сүзләренчә, подъездда еш иярә торган авыру — эчәклек инфекциясе, бу күбесенчә балаларга кагыла, алар төрле өслекләрне тота да бармакларын авызына каба.

Подъездда җил чәчәген балалар гына түгел, олылар да ияртә ала.

Табиб иске йортларда, коммуналкада, күп катлы йортта туберкулез ияртү ихтималы турында да кисәтә.

«Туберкулез йоктыруның төп факторы — инфекцияле тирәлек. Асоциаль яшәү рәвеше алып барган, шәхси саклану чаралары файдаланмаган күрше авыру таратырга мөмкин. Бактерия ябык биналарда дымлылык зур булганда, мәсәлән, агач баракларда яки тузган торакта, актив үрчи. Кул биреп күрешү яки көнкүреш предметлары алмашу вакытында да авыру иярергә мөмкин», — ди табиб.

Туберкулез йоктыру очракларының 90 процентында латент туберкулез инфекция барлыкка килә. Авыру ияртүчеләрнең 10 процентында гына йөткерү һәм кан чыгу белән була торган актив туберкулез килеп чыга.

Табиб искәрткәнчә, күп катлы йортларда авырулар таралуны профилактикалау өчен һәр кешегә шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә, ә идарәче компанияләргә җәмәгать урыннарын даими рәвештә дезинфекцияләп торырга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100