Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күп функцияле үзәкләрнең функцияләре арта: "Үлемсез полк" фотолары, биометрик паспорт, пенсия алды белешмәләре

Күп функцияле үзәкләрдә яңа хезмәтләр кертелә. Татарстан халкы нинди яңа хезмәтләрдән файдалана алачак? Моның өчен нишләргә кирәк? Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында үткән брифингта Татарстанның Күп функцияле үзәкләр директоры Ленара Мозаффарова сөйләде.

news_top_970_100
Күп функцияле үзәкләрнең функцияләре арта: "Үлемсез полк" фотолары, биометрик паспорт, пенсия алды белешмәләре
1.ИНН таныклыгын алырга яки алмаштырырга мөмкин

2019 елның февраленнән Татарстанның күп функцияләре үзәкләрендә (многофункциональные центры - МФЦ) физик затлар салым түләүченең шәхси номеры таныклыгын (ИНН) ала, югалган яки бозылганын яңадан ясата, фамилия үзгәргәннән соң алмаштыра ала. ИНН таныклыгын күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать иткәннән соң җиде эш көненнән соң алырга була.

Физик затны исәпкә кую турындагы гаризаларны кабул итүне Татарстан Республикасының теләсә кайсы күп функцияле үзәге башкара. Салым түләүче моның өчен үзе белән паспорт алып килергә тиеш. Гаризаны шулай ук салым түләүченең нотариуста расланган ышанычнамә нигезендә эш итүче вәкаләтле вәкиле дә алып килергә мөмкин.

Таныклыкны икенче кат алган очракта 300 сум күләмендә дәүләт пошлинасы түләргә кирәк булачак.

2.Казан халкы күп функцияле үзәк хезмәткәрләрен өйгә чакыра ала

Узган елның ахырында күп функцияле үзәкләрдә гариза бирүчеләргә күчмә кабул итү хезмәте булдырылды. Әлеге вакытта бу функция белән Казан халкы гына куллана ала. Казанда яшәүче ташламалы категориягә кергән гражданнарга хезмәт “Минем документлар” офисы хезмәткәрләре тарафыннан бушлай күрсәтелә. Күчмә кабул итү хезмәте льготалары булган гражданнар өчен түләүле дә, бушлай да була ала.

Яңа хезмәттән файдалану өчен башта күп функцияле үзәккә шалтыратырга һәм, өйгә килсеннәр өчен, гариза тутырып, акча түләргә кирәк.

Күп функцияле үзәк хезмәткәрләре документларны кабул итү яки, киресенчә, әзер документларны тапшыру өчен, сөйләшенгән вакытта сөйләшенгән урынга киләчәк. Бу эш мәшгуль, хәрәкәтләнү мөмкинлеге чикләнгәннәр бик уңайлы вариант.



3.“Минем документлар” офисларын криптокабиналар белән җиһазландырачаклар

Хәзер Татарстан халкы биометрик чит ил паспортын республиканың күп функцияле үзәкләрендә алырга мөмкин. Тиздән “Минем документлар” офисларында криптокабиналар куелачак.

Татарстанның күп функцияле үзәге зур хәзерлек эшләре үткәргән һәм биометрик чит ил паспортын ясауга гаризалар кабул итә башлаган. Әлеге хезмәтне 100 меңнән артык кеше яшәгән шәһәрләрдәге күп функцияле үзәкләр генә күрсәтә. Бүген әлеге функция белән Түбән Кама, Яшел Үзән, Лениногорск һәм Казандагы Авангард урамы, 74 йорт адресы буенча урнашкан үзәкләрдә кулланырга мөмкин.

Февраль ахырына кадәр әлеге хезмәт Әлмәт, Яр Чаллы, Чистай, Алабуга, Бөгелмәдә булдырылачак. Бүген бу шәһәрләрдә җиһазларны кйлиләр. Яңа паспортларда бармак эзләре һәм фотосурәтләр булганга күрә, биометрик параметрларны теркәүче портатив комплекс сатып алынган. 

Федераль дәрәҗәдә билгеләнгән тәртип нигезендә бу хезмәт әлегә Эчке эшләр министрлыгында гына кабул ителә.  Әлеге хезмәтне күрсәтү процедурасы үзгәрәчәк. Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматы буенча күп функцияле үзәкләрдә криптокабиналар куелачак. Криптокабинага гариза бирүче бармак эзләре кебек биометрик мәгълүматларын үзе бирәчәк, документларын тапшырачак һәм шунда ук фотосурәткә төшәчәк. Эчке эшләр министрлыгы бу мәгълүматларны тикшергәч, яңа чит ил паспорты ясалачак. 

Биометрик чит ил паспортын булдыру өчен дәүләт пошлинасы зурлар өчен – 5 мең сум, 14 яшькәчә балалар өчен – 2,5 мең сум. Шәхси мәгълүматлар үзгәрү сәбәпле инде булган документка үзгәрешләр кертү өчен 500 сум түләргә кирәк булачак.

Бүгенге көндә Татарстанда 57 “Минем документлар” офисы һәм 281 авыл җирлекләрендәге читтә урнашкан кабул итү пунктлары эшли. Һәр күп функцияле үзәктә 150дән артык хезмәт, шул исәптән федераль, региональ, муниципаль хезмәтләр күрсәтелә.



4.Пенсия алды яшенә җитү белешмәләрен алырга мөмкин

2019 елның 1 гыйнварыннан республиканың күп функцияле үзәкләре Пенсия фондының яңа хезмәтен күрсәтә, ягъни пенсия алды яшенә җитү белешмәләрен бирә башлады. Белешмәне алу өчен, шәхесне раслаучы документ күрсәтергә һәм гариза тутырырга кирәк. Белешмә, мөрәҗәгать иткәннән соң җиде эш көне узгач, әзер булачак. Әлеге белешмә кешеләргә льготалар алу өчен кирәк.



5.“Минем документлар” офислары төзелеш эшләренең башлануы яки тәмамлануы турында белдерү кәгазьләре кабул итә

2018 елның октябреннән “Минем документлар” офислары төзелеш эшләренең башлануы яки тәмамлануы турында белдерү кәгазьләре кабул итә. Күп функцияле үзәкнең яңа хезмәте гамәлгә ашырыла башлаудан бирле 9 меңнән артык белдерү кәгазе кабул ителгән.

Әлеге хезмәт күп функцияле үзәктә федераль законны тормышка ашыру кысаларында барлыкка килгән. Әлеге закон бакчачылык һәм шәхси торак йортлар төзегәндә хәбәр итү тәртибе керткән. Җиде эш көне эчендә хакимият йорт параметрларының хәзерге вакыттагы нормативларга туры килүен тикшерергә тиеш.

Төзү турында белдерү кәгазе күп функцияле үзәк аша бирелгән очракта билгеләнгән вакыт документны башкарма комитет белгечләренә тапшырган мизгелдән санала. Фактта әлеге срок, документны курьер китерүгә дә вакыт китү сәбәпле, артырга мөмкин.

Башкарма комитет башта әлеге белдерү кәгазьләрен кабул итү һәм тутыру турында берни дә белмәгән, чөнки әлеге яңалык шулкадәр тиз һәм кинәт кенә кертелгән. Күп функцияле үзәк белгечләрне үз көчләре белән өйрәткән һәм 9 мең гаризаны, ярдәм итү максатыннан, кешеләр өчен кулдан тутырган.



6.Лениногорскиның күп функцияле үзәге тиздән автотранспортны терки башлаячак

Быел татарстанлылар Лениногорск шәһәренең күп функцияле үзәгендә автотранспортны терки һәм дәүләт номеры ала алачак.

Әлеге вакытта Казанда мондый хезмәт 2018 елның июлендә ачылган, Җиңү Проспекты, 214нче йорт адресы буенча урнашкан күп функцияле үзәктә генә күрсәтелә. Әлеге хезмәттән якынча 1800 кеше файдаланган.

Кешеләрне юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре кабул итә. Номерны һәм әзер документларны алу өчен республика халкы ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша языла ала. Кешеләр тере чират тәртибендә кабул ителми.

Әлеге вакытта Россиядә автотранспортны теркәү тәҗрибәсе Мәскәү һәм Казан шәһәрләрендә генә бар. Булган тәҗрибәне исәпкә алып, 2018 елның ахырында РФ күп функцияле үзәге Дәүләт автоинспекциясе һәм күп функцияле үзәкләрнең бүлекчәләренең үзара бәйләнешен киңәйтә торган закон проекты булдырды.

Яңалык автомобильне күп функцияле үзәктә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча дәүләт инспекциясенә исәпкә куюга альтернатива буларак теркәү мөмкинлеген күздә тота. Инициатива күп функцияле үзәкләр бүлекләрендә транспорт чарасын теркәү эшләрен алып баручы Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре хезмәт итүен күзаллый. Әлеге хезмәт нәкъ менә шушы принцип буенча әлеге вакытта Татарстанда гамәлгә ашырылып килә.



7.“Минем документлар” офисларында салым хезмәтенең 16 хезмәте белән кулланырга мөмкин

2018 елда күп функцияле үзәккә 10 яңа хезмәт төре, шул исәптән керемнәр турында декларация өстәлде.

“Минем документлар” офисларында күп функцияле үзәккә мөлкәт объектларына карата салым ташламаларын алуга гариза бирергә, салым түләүченең шәхси кабинетын ачарга, җир салымы түләмәскә мөмкин булган ташламалы җир кишәрлеге сайларга, салым белдерү кәгазен алырга, керемнәр турында декларация бирергә мөмкин. 

Салым бурычы булган очракта үзәк белгечләре килгән кешеләргә бу турыда хәбәр итәчәк.

Моннан тыш, барлык күп функцияле үзәкләрдә эшмәкәрләр бизнеска күрсәтелгән дәүләт финанс ярдәме чаралары буенча консультация ала алачак. Шулай ук эшмәкәрләр эшкуарлыкка ярдәм итү фондыннан микрозаймнар алуга гаризалар бирә ала. Яңа хезмәтләрне исәпкә алып, хәзерге вакытта “Минем документлар” офисларында Татарстан халкы салым хезмәтенең 16 хезмәте белән куллана ала.



8.ТР Дәүләт Советына сайлауларда учеттан төшерү талонын күп функцияле үзәктә алырга мөмкин

Татарстан Республикасында 8 сентябрь көнне үтәчәк ТР Дәүләт Советына сайлауларда учеттан төшерү талоннарын республиканың күп функцияле үзәкләрендә алырга мөмкин.

Күп функцияле үзәк хезмәткәрләренең сайлаучылар исемлегенә урын буенча кертү турындагы гаризаларны кабул итү хезмәтен күрсәтү тәҗрибәләре бар. Ул 8 сентябрь көнне үтәчәк ТР Дәүләт Советына сайлауларда да кулланылачак. Шундый гариза бирү һәм учеттан төшерү талонын алу мөмкинлеге 24 июльдән 4 сентябрьгә кадәр барлык күп функцияле үзәкләрдә дә булачак.

Үзәк белгечләре гариза бирүчегә, сайлаучының кайда булуына карап, иң уңайлы сайлау участогының номерын һәм адресын билгеләргә һәм гариза тутырырга булышачак. Сайлаучы гаризаны үзе, паспортын күрсәтеп, бирә.

2018 елда Россия Президентын сайлауда якынча 10 мең кеше әлеге хезмәтләрдән файдаланган. Районда пропискада булган, әмма Казанда белем алган күпчелек студентлар учеттан төшерү талоннарын үзләренә уңайлы булган җирдә алган һәм шунда ук тавыш биргән.



9.Җиңү көненә Татарстанның күп функцияле үзәгендә Татарстан ветераннары исемлеген төзиләр.

Тагын бер яңалык булып Бөек Ватан сугышы ветераннары исемлеген – “Үлемсез полк”ны булдыру тора. Республика халкы “Минем документлар” үзәкләренә үзләренең әби-бабалары - сугыш ветераннары турында мәгълүматлар - фото һәм документлар алып килә ала. Мәгълүматлар исемлеккә кертелә, ә инде 9 Май көнне “Үлемсез полк” акциясендә катнашу өчен, бушлай зур фотографияләр чыгару мөмкинлеге тудырылачак.



10.Татарстанның күп функцияле үзәгендә югалган документларны кайтару бюросы эшли

Халыкка кирәк булган өстәмә сервис буларак күп функцияле үзәкнең һәр офисында “Табылган документлар бюросы” эшли. Кешеләр кемдер югалткан яки онытып калдырган документларны якында урнашкан теләсә кайсы күп функцияле үзәккә алып килә ала. Документларны кабул итәчәкләр, исемлеккә кертәчәкләр һәм оешманың колл-үзәгенә югалту турында мәгълүмат бирәчәкләр. Документын югалткан кеше колл-үзәккә шалтыратып, үзенең югалган документы турында сорый ала.



11.Быел бер гариза буенча берничә дәүләт хезмәте алып булачак.

2019 елда Татарстан халкы күп функцияле үзәкләрдә бер гариза буенча берьюлы берничә дәүләт хезмәте ала алачак.

Хәзерге вакытта күп функцияле үзәкләрдә практикага комплекслы хезмәт күрсәтү кертергә планлаштырыла. Димәк, гражданин бер гариза буенча берьюлы РФ Хөкүмәте карары белән билгеләнгән берничә хезмәт ала алачак. Мәсәлән, бер гаризаны йөртү таныклыгын алу өчен дә, бердәм күчемсез милек исемлегеннән үзеңә кирәклесен алу өчен дә язарга булачак. Һәр хезмәт буенча аерым гаризаларны тиешле хакимият органнарына күп функцияле үзәк хезмәткәре җибәрәчәк.

Комплекслы хезмәт күрсәтү документлар кабул итү вакытын кыскартачак, чөнки гариза бирүчегә бер үк мәгълүматны берничә гариза бланкларында язасы булмаячак. Әлеге проект ТР Элемтә министрлыгы белән берлектә эшләнә.

Кешегә бер гариза бирү дә җитәрлек булачак. Ул үзенә кирәкле документлар янында, мәсәлән, биш тамга куя алачак. Әлеге яңалык офислардагы бер төркем халыкны берникадәр дәрәҗәдә киметәчәк.

Проектны гамәлгә ашыру барышында документларны кирәкле урынга җиткерү эшләрен оештыру өчен өстәмә хезмәткәрләр штаты, ягъни Бэк-офис эшкә алыначак.



12.Быел Татарстанда өч яңа “Минем документлар” офисы ачылачак

2019 елда Казан шәһәрендә берьюлы өч яңа “Минем документлар” офисы ачылачак. Бер офис – Юдино поселогында, икенчесе – “Салават Күпере” торак комплексында һәм өченчесе – Авиатөзелеш районында урнашачак.

2019 елда Актаныш, Алабуга, Тәтеш районнары һәм Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан күп функцияле үзәкләр уңайлы биналарга күчәчәк. Казан шәһәренең Юдино поселогы, “Салават Күпере” торак комплексы һәм Авиатөзелеш районында яңа үзәкләр ачылачак.

Соңгы дүрт ел эчендә Казан, Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрләре, Апас, Питрәч районнары һәм Кама Аланы поселогында урнашкан күп функцияле үзәкләр биналары ремонтланган һәм федераль таләпләргә туры китерелгән. Шулай ук яңа биналарга Лаеш, Саба, Чистай районнарындагы күп функцияле үзәкләр күчкән.

Соңгы ел ярым вакыт эчендә Казанда шәһәрнең Совет һәм Мәскәү районнарында өч яңа офис ачылган. Алар Җиңү Проспекты, 214, Баш ур., 60 һәм Коләхмәтов ур., 25/1 адреслары буенча урнашкан. Бу үзәкләр өчен бүлмәләр ТР Президенты карарлары нигезендә бүлеп бирелгән.

Бүгенге көндә күп функцияле үзәк филиалларының гомуми мәйданы 16 мең квадрат метрдан артык күләм тәшкил итә. Федераль система мәгълүматлары буенча, 2018 елда күп функцияле үзәкләр күрсәткән хезмәтләрдән гражданнарның канәгатьләнү дәрәҗәсе 97% тәшкил иткән. Узган ел Татарстанның күп функцияле үзәкләрендә 3 млн 755 мең хезмәт күрсәтелгән.

2018 елда күп функцияле үзәкләрдә федераль хезмәтләр алу өчен гариза бирүчеләр түләгән һәм Татарстан бюджетына керә торган дәүләт пошлинасы 609,7 млн сум тәшкил иткән.

13. Әзер документларны курьер белән китерү хезмәте күрсәтелә башлаган

Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләренең күп функцияле үзәкләрендә бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан документларны курьер белән китертү мөмкин.

Курьерны телефон аша чакырып була. Күп функцияле үзәк хезмәткәрләренең документларны мәчеткә дә, больницаларга да, даруханәләргә дә, рестораннарга да китергәннәре бар. Алар документларны хәтта Казансу елгасында балык тоткан кешеләргә дә китерә ала. Шәһәр читеннән чыгу каралмаган.

Татарстанда бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан документларны курьер белән китертү пилот проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Әзер документлар өйгә яки кеше өчен теләсә кайсы уңайлы җиргә китерелә. Бу кешегә әзер документын алу өчен генә кабат күп функцияле үзәккә килмәү мөмкинлеген бирә. Ул документларын күпкә тизрәк – биш көннән соң түгел, бер көннән соң ала.

Курьер килсен өчен, заказ бирергә кирәк. Хезмәт белән физик затлар да, юридик затлар да куллана ала. Физик затларга әлеге хезмәт 500 сумга, юридик затларга – 1,5 мең сумга төшәчәк. Әлеге хезмәт гамәлгә ашырыла башлаганнан соң узган биш ай эчендә курьерны 2 меңнән артык кеше чакырган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100