Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күп фатирлы йортларда көндез тавышлануны да тыярга җыеналар

Әлеге яңалык 1,5 ел элек кулланылышка тапшырылган объектлар өчен генә гамәлдә булачак.

news_top_970_100
Күп фатирлы йортларда көндез тавышлануны да тыярга җыеналар
pixabay.com/ru

Россиядә 13-15 һәм 19-9 сәгатьләрдә, шулай ук якшәмбе һәм ял булып саналган бәйрәм көннәрендә шау-шуны тыярга тәкъдим иттеләр. Ә бу кагыйдәне бозучылар өчен штрафлар 40 мең сумга җитәчәк. Федерация Советы Административ хокук бозулар турындагы Кодекс проектына тиешле төзәтмәне якын арада Юстиция министрлыгына җибәрәчәк. Бу хакта «Известия» яза.

Әлеге яңалык 1,5 ел элек кулланылышка тапшырылган объектлар өчен генә гамәлдә булачак диелә. Закон бозган физик затларга кисәтү ясалачак яки 500 сумнан алып 3 меңгә кадәр штраф салыначак. Вазифаи затларга 10-20 мең, индивидуаль эшмәкәрләргә 10-25 мең һәм юридик затларга 20-40 мең сум штраф салыначак.

Административ кодекска мондый төзәтмәләр кертү балалы гаиләләргә үз өйләрендә көндезге тынлыкны тәэмин итәргә булышачак, дип саный РФ Конституция законнары һәм дәүләт төзелеше комитеты әгъзасы Елена Афанасьева.

«Билгеле булганча, кискен тавышлар балалар психикасы өчен куркыныч. Әгәр кайбер кешеләр моны аңламый һәм башкаларны хөрмәт итми икән, моңа дәүләт кысылырга тиеш, шул исәптән ул административ кодекс механизмнарын куллана ала», — диде сенатор.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100