Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күп балалы хатын өйдә бикләп калдырган ике сабый янып үлгән

Бик эшчән, яхшы әни уртанчы балаларын алырга әтисенең өенә киткәч, фаҗига килеп чыккан.

news_top_970_100
Күп балалы хатын өйдә бикләп калдырган ике сабый янып үлгән
https://perm.sledcom.ru

17 февраль кичендә Пермь өлкәсендәге зур булмаган Орда авылында янгында 3 һәм 9 яшьлек ике малай һәлак булган. Оксана исемле күп балалы хатынның дүрт баласы була, шуларның икесе үлә. Оксана балаларын үзе генә тәрбияли. Фаҗигадән соң ул хастаханәдә ята. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Ул бик яхшы хатын, эчми, эшчән, балалары өчен яши. Һәлак булган олы улы — 9 яшьлек малай — инвалид иде, ул үзе йөри, тик барысын да аңлап бетерми. Мәктәпкә йөрмәде, 3 яшьлек энесе белән икесе гел өйдә утырдылар», — дип сөйли Оксананың туганнары.

Оксана иртән уртанчы ике улын балалар бакчасына илтә, аннары өйгә башка балалары янына кайта. Кич белән ул уртанчы балаларын бакчадан ала һәм үзенең әтисенең өенә илтә. Оныклар белән бабай шөгыльләнә, аннары әниләре балаларын үз өенә алып кайтып китә. Олы һәм кече ике малай еш кыйна өйдә үзләре генә була.

«Ул өенә күп көч кертте, фундамент чокырын да үзе казыды. Ул дүрт бала белән йорт төзи алды, сыер, бозаулар асрый. Әйе, ул балаларын өйдә ялгызын гына калдыргалый, тик кайсыбыз калдырмый соң? Беләсезме бу аның өчен нинди зур кайгы!» — ди Оксананың дуслары.

Фаҗига булган кичтә Оксана олы һәм кече ике улын өйдә бикләп калдыра, үзе уртанчы балаларын алырга дип әтисенең йортына китә. Әни кеше өйдә юкта ни булганын хәзер тикшерүчеләр ачыклаячак.

Өйдән төтен чыкканын күршеләр күреп ала, алар янгын сүндерүчеләр чакыра. Сәгать тугыз тирәсе була. Коткаручылар килгәндә, өйдә әйберләр янып ята. Аңсыз ике баланы уттан алып чыгалар, табиблар аларны терелтергә тырышып карый. Кызганычка каршы, балалар һәлак була.

Балаларның гәүдәсендә көч куллану билгеләре табылмаган. Тикшерү эшләре бара. «Саксызлык аркасында ике кешене үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Хәзерге вакытта Оксанана хастаханәдә, аның нервыларын дәвалыйлар. Уртанчы балалар исә бабалары белән яши, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100