Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күп балалы гаилә яши торган өй шартлаган һәм янып беткән

Өч нәни малай һәм аларның әти-әнисе йорт-җирсез калган.

news_top_970_100
Күп балалы гаилә яши торган өй шартлаган һәм янып беткән
https://66.mchs.gov.ru

1 декабрьдә иртә белән Уралдагы Реж шәһәрендә янгын була. Биредә бер йорт шартлый һәм янып бетә. Бәхеткә, өйдә яши торган өч бала һәм аларның ата-анасы исән кала. Бу турыда Екатеринбург.Онлайн яза.

«Янгын турында 9.00 сәгатьтә хәбәр килде. Әтисе һәм бер улы өйдә була. Алар кисәк кенә көчле шартлау ишетә, аннары „Газель“ машинасына ут каба. Бу вакытта машина двигателе эшләтеп җибәрелгән булган. Ялкын өйгә күчә, өй янып бетә. Биредә яшәүче гаилә һәм күрше-тирәдәге кешеләр могҗиза белән генә исән калган, имгәнмәгән. Йорттагы гаилә полициядә хисапта тормый, яхшы яктан гына сыйфатлана», — дип сөйли Свердловск өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы вәкиле.

Биредә яшәүче Фирсовлар инде 12 ел бергә яши, өч уллары бар. Игорьгә 9 яшь, Олегка 5 яшь, Славага 4 яшь. Әниләре Татьяна сүзләренчә, икенче катка менә торган баскыч булмаганга, алар өйне иминиятләштерә алмый калган. Алар тиздән баскыч куярга җыенган булган.

«Иртән ирем һәм Игорь улым өйдә калды. Улым авырый иде. Мәктәпкә йөрми. Мин нәни малайларны балалар бакчасына илттем, аннары үз эшләрем белән киткән идем. Ирем шалтыраткач, өйгә йөгереп кайттым. Бар да янып беткән иде. Хәзер тынычландыра торган дару эчәбез», — ди Татьяна.

Балалар да шок халәтендә. «Иң кечесе дә акырып елап утыра. Йорт күсесе дә янып үлгәнгә борчыла», — ди әни кеше.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100