Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күп балалы ана фатир откан һәм шунда ук фатирыннан колак та каккан

Наталья Бабашкина фатирны кире кайтаруны таләп итә.

news_top_970_100
Күп балалы ана фатир откан һәм шунда ук фатирыннан колак та каккан
https://ru.barnaulcanoe2021.com/

РИА Новости Барнаулда булган үкенечле хәл турында яза.

Байдарка һәм каноэларда йөзү буенча дөнья кубогы ярышларында лотереяга фатир уйнатканнар. Аның шарты шундый булган — 500 сумлык сувенирлар сатып алырга кирәк.

Лотереяны уйнаталар, фатир күп балалы анага — Наталья Бабашкинага чыга. Тагын бер шарт игълан ителә — җиңүче өч минут эчендә сәхнәгә менәргә тиеш. Әмма яңгыр башланган була һәм балаларын яңгырдан саклар өчен әни кеше өенә кайтып киткән икән.

«Миңа телефоннан шалтыраттылар һәм өч минут эчендә килеп җитәргә куштылар. Мин килеп җитә алмадым. Стадионда вакытта балалар белән яңгыр астында тору мөмкин түгел иде. Дүрт һәм алты яшьлек балаларны яңгыр астында тота алмадым», — дигән бу хатын.

Бу хатын сәхнәгә чыкмагач, башка билетны тартып чыгаралар һәм 26 яшьлек егет ота.

Наталья лотереяны уйнатучыларга дәгъва белдергән, чөнки аны уйнатканчы шәхсән шунда булырга кирәклеген әйтмәгән булганнар. Ул фатирны үзенә таләп итә. «Минем өч балама тиеш», — ди. «Оештыручылар кешенең булуын таләп итәргә тиеш түгел. Мин моны гадел түгел дип саныйм», — ди ул.

Оешманың юристлары әйтүенчә, фатирны кайтарам дип судка мөрәҗәгать итүнең дә файдасы юк, чөнки лотереяның шартлары шундый булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100