Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күп балалы ана балалар бакчасындагы концерт вакытында үлгән

32 яшьлек хатын чыгыш ясаганда егыла һәм җан бирә.

news_top_970_100
Күп балалы ана балалар бакчасындагы концерт вакытында үлгән

Омск өлкәсенең Тюкалинский районындагы авылларның берсендә 32 яшьлек Марина Б. вафат булган. Бу хатынның өч баласы ятим калган. Аларның иң кечесенә өч яшь. Марина кече баласының концертын карар өчен балалар бакчасына килгән һәм шунда җан биргән. Бу вакыйга турында «Новый Омск» сайты язды.

Марина әти-әниләр комитеты әгъзасы да була. Ул концертта котлау сүзләре белән чыгыш ясарга җыена. Ләкин хатын чыгышын тәмамларга өлгерми. Марина кисәк кенә егыла да үлә.

«Хатынның кисәк кенә хәле китте. Ул егылды һәм аңын югалтты. Табиблар аңа ярдәм итә алмады», диелгән әлеге хәбәрдә.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, мәрхүмә хатын өзелгән тромб аркасында вафат булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100