Күп ашасаң, ашказаны шартлый аламы?
Кеше күп ашый башласа, аның косу рефлексы уяна һәм ризык кире чыга башлый.
Балачакта «күп ашама, корсагың шартлар» дип әйткәннәрен күпләр хәтерлидер әле. Чыннан да ашказаны шартлый аламы соң? Бу турыда фактлар сайтында язалар.
Теориядә бу — мөмкин хәл, ашказаны стеналары басымга чыдый алмыйча, ярылуы ихтимал. Ләкин чынлыкта бу бик сирәк булырга мөмкин. Чөнки кешенең тумыштан килгән костыра торган рефлексы бар. Кеше ашказаны шартлаганчы ашый алмый, аның косасы килә һәм ризык кире чыгачак.
Косу рефлексы булмаган кешеләр дә сирәк булса да очрый. Физиологик яки психик тайпылышлар аркасында, кешенең бу рефлексы эшләмәскә дә мөмкин. Күп ашау бәйгеләрендә катнаша торган кешеләр косу рефлексын бетерергә махсус өйрәнә.
Кешенең ашказаны уртача 0,5 литр сыйдырышлы була. Ашаган чакта, ашказаны 1 литрга кадәр киңәя ала. Күп ашаучы кешеләрдә исә ашказаны 3-4 литрга кадәр зураерга мөмкин.
Әгәр ашказаны чыннан да шартласа, кешегә медицина ярдәме кирәк. Бу вакытта бик көчле эчке кан китү башлана, ашказаны эчендәге матдәләр корсак куышлыгына чыга һәм кеше өчен зур куркыныч барлыкка килә, диелә хәбәрдә.