Көньякка ял итәргә барганда ир белән хатын һәлак булган
Иномарка килеп бәрелгәч, йөк машинасына да ут каба.

Волгоград өлкәсендә коточкыч авариядә ир белән хатын үлгән. Алар Самара өлкәсеннән көньякка ял итәргә баручы кешеләр булган. Бу турыда КТВ-Луч каналы хәбәр итте.
Фаҗига 24 августта Дубов районында була. Самара өлкәсендә яшәүче 43 яшьлек ир-ат Nissan Almera машинасы белән идарә итә. «Сызрань - Саратов – Волгоград» трассасының 571нче километрында ул идарәсен югалта һәм DAF йөк машинасына бәрелә. Фура белән Свердловск өләкәсендә яшәүче 50 яшьлек ир-ат идарә иткән.
Бәрелешкәннән соң, йөк машинасының кабинасына ут каба, аннары аның арбасы да яна башлый. Арбага яшелчәләр төялгән була. Күптонналы фураны йөртүче ир-ат котылып калырга өлгерә.
Волгоград өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте фаҗига урыныннан фотолар күрсәтте.
Иномарка белән идарә итүче ир-ат һәм аның 40 яшьлек пассажиры урында ук һәлак була. Алар Сызрань шәһәрендә яшәүче ир белән хатын икәне ачыклана.

Ир белән хатын ял итәргә барулары булган. Аларны Волгоград кайтару эшләре белән олы уллары шөгыльләнә, диелә хәбәрдә.