Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көннең кайсы вакытында намаз укырга ярамый?

Кояш баеган вакытта бары тик шул көннең икенде намазын гына кылырга ярый.

news_top_970_100
Көннең кайсы вакытында намаз укырга ярамый?

Биш вакыт фарыз намаз бар: иртәнге намаз (әл-фәҗр), өйлә намазы (әз-зөхер), икенде намазы (әл-гаср), ахшам намазы (әл-мәгъриб ) һәм ястү намазы (әл-гиша ). Һәр намазның үтәлер өчен билгеләнгән вакыты бар. Намазны үз вакытында уку – аның мәҗбүри шартларының берсе. Намазны вакытыннан алда яки соңрак укырга ярамый. Бу зур гөнаһ була. Татарстан Диния нәзарәте сайтында шул хакта аңлатма бар.

Иртәнге намазның вакыты таң атканда көнчыгыш тарафта офыкка параллель рәвештә ачык төстәге бер сызык хасил булу белән башлана һәм офык өстендә кояш дискының кырые күренгәч тәмамлана.

Өйлә намазының вакыты кояш зенитка күтәрелеп көнбатышка тайпылганнан соң күләгәләр көнчыгышка таба озая башлагач керә. Бу вакыт барлык әйберләрнең күләгәсе үзе кадәр ике озынлыкка җиткәнче дәвам итә (төп күләгә озынлыгын санамыйча).

Икенде намазының вакыты өйлә намазының вакыты тәмамлануга ук башлана һәм кояш тулысынча баеганга тикле дәвам итә.

Ахшам намазының вакыты кояш баегач башлана һәм шәфәкъ беткәнчегә тикле дәвам итә.

Ястү намазының вакыты ахшам намазының вакыты беткәч башлана һәм иртәнге намазның вакыты кергәнчегә тикле дәвам итә.

Витр намазының вакыты ястү намазының вакыты белән бер. Витр намазы ястү намазыннан соң укыла.

Мөхәммәд Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: «Вакытының башында укылган намазда Аллаһының ризалыгы бар, ә вакытының ахырында кылынган намазда Аллаһының ярлыкавы бар».

Җомга намазының вакыты җомга көннең өйлә намазы вакытына туры килә.

Тәравих намазының вакыты – Рамазан ае буенча ястү намазының вакыты.

Бәйрәм намазының вакыты кояш чыгып якынча 30 минут узгач башлана һәм кояш зенитка күтәрелгәнчегә тикле дәвам итә.

Намаз кылу мәкруһ булган вакытлар

Тәүлек эчендә намаз кылынмый торган вакыт аралары бар:

  • кояш чыккан вакытта;
  • зәвәл вакытында;
  • кояш батканда.

Искәрмә: Иртәнге намазның вакыты кергәч, шул намазның сөннәте белән фарызыннан бүтән намаз укымыйлар. Һәм шулай ук икенде намазының фарызыннан соң нәфел намазлар укылмый.

Кояш баеган вакытта бары тик шул көннең икенде намазын гына кылырга ярый, әгәр дә ул укылмаган булса, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100