news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Көнләшкән ир өч балалы хатын яшәгән өйгә ут төрткән

Көнләшкән ир өч балалы хатын яшәгән өйгә ут төрткән

news_top
Көнләшкән ир өч балалы хатын яшәгән өйгә ут төрткән
Башкортстанның Белорецк шәһәрендә 34 яшьлек ир көнләшеп бергә яшәгән хатынын һәм аның өч баласын яндырып үтермәкче булган.
"Башинформ" хәбәр итүенчә, 37 яшьлек хатын 34 яшьлек ир белән яшәгән булган, әмма кичә ул аны куып чыгарган. Ир аңа төнлә шалтырата, әмма хатын җавап бирмәгән.

"Шаһитлар өйнең яна башлаганын күргән. Алар тәрәзәне ватып, хатынны һәм аның балаларын алып чыккан, янгын сүндерүчеләрн чакырган", - дип хәбәр итә полиция. 

Тикшерү нәтиҗәсендә янгынның ут төртү нәтиҗәсендә башланганы ачыклана. Ир кулга алына. Ул көнләшеп шулай эшләгәнен әйткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар