Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Көнләшүдән эчләренә сыя алмыйлар» - Алсу Әбелханованы усал әбиләр борчый

Татарстанның атказанган артисты Алсу Әбелханова усал әбиләрнең төртмәле сүзләреннән туйган.

news_top_970_100
«Көнләшүдән эчләренә сыя алмыйлар» - Алсу Әбелханованы усал әбиләр борчый
Салават Камалетдинов

«Лентамда усал әбиләр кайдан барлыкка килгән икән? Аларга миннән нәрсә кирәк? Җавапны белсәгез, языгыз әле, зинһар! Язылучыларымның күбесе әйбәт һәм позитив кешеләр бит! Әллә бу язның тәэсире микән?

Спорт белән шөгыльләнүем дә аларның ачуларын чыгара. Мин 20 ел спортта, ташларгамы инде? Тиздән аларның комментарийлары белән фотолар кертә башлармын», — дип язган җырчы.

«Алар һәркайда, Алсу! Усал әбиләрнең тормышларын бозучы син үзең генә түгел, без күп», — дип җавап биргән алып баручы Зәмирә Рәҗәпова.

«Олы ханымнар уңган, матур, булган яшьләрдән көнләшәләр инде. Андыйларга игътибар итмәскә», «Алсу, сез шундый чибәр, карчыклар сүзенә карамагыз!», «Көнләшүдән эчләренә сыя алмый ул әби-карчыклар», «Мин, олы яшьтәге хатын, һәрвакыт сезгә сокланып карыйм… Шуңа гына аптырыйм, ямьсез сүзләр язасыз олы кешеләр турында, кайда сезнең тәрбиягез?» — дип язганнар җырчының виртуаль дуслары.

Откуда в моей ленте злые бабушки?! И что им от меня нужно? Кто знает, напишите пожалуйста! Ведь основная масса позитивных и доброжелательных людей!❤️☺️ Или это весеннее обострение ..? Их злит даже то, что я занимаюсь спортом! Но ведь я занимаюсь им около 20 лет! Что, бросить? Скоро буду выкладывать их фото с комментариями. ? #алсуабульханова#певицытатарстана#ведущиетв#алга

Публикация от Алсу Абульханова (@alsuabulhanovaartist)

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 11 май 2024
    Исемсез
    Сама уже немолодая,Зам Ра тоже
  • 11 май 2024
    Исемсез
    Хэчтерушлэр донья тулды бездарный жырчылар бн
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100