Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көнгерәләр кар эчендә сугыша: Австралиядә моңа кадәр булмаганча кар яуган

Җирле халык бу төбәк өчен көтелмәгән булган табигать күренешләре белән уртаклаша.

news_top_970_100
Көнгерәләр кар эчендә сугыша: Австралиядә моңа кадәр булмаганча кар яуган

Австралиягә Антарктидадан циклон килгән, һава торышы салкынайтып, кар яуган. Таулы өлкәләрдә кар катламы 10 сантиметрга җиткән, дип яза Рейтер. Австралиядә соңгы тапкыр кар 15 ел элек яуган булган.

Күп кенә балалар карны беренче тапкыр күргән.

Кар яву сәбәпле, юлларны япканнар. Салкын һава торышы тагын берничә көн булачак, ди синоптиклар.

Социаль челтәрләргә караганда, кешеләрнең һава торышына исе китмәгән кебек. Социаль челтәрләрдә кар эчендәге көнгерә фото-видеоларын бик теләп уртаклашалар.

Көнгерәләр бик нык активлашкан. Кайберәүләр алар карга куана дисә, икенчеләре аяклары туңганга сикерә дип ышандыра.

Уэльс Уэнди Линдси исемле кеше көнгерәләрнең кар эчендә сугышканын видеога төшергән.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100