Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Көнгерә» — Гөлназ Гафурова бала күтәргән килеш бәрәңге утырта

Җырчы куйган видеода күмәкләшеп бәрәңге утырталар.

news_top_970_100
«Көнгерә» — Гөлназ Гафурова бала күтәргән килеш бәрәңге утырта
Салават Камалетдинов

Җырчы Гөлназ Гафурова яңа куйган видеода бәрәңге утырталар. Ул туганының баласын күтәреп бәрәңге сала.

«Без күршеләр белән бәрәңгене бергә утыртабыз, башта бер бакчада, аннары икенчесендә!

Һәрберебезнең эше бүленгән, кем черемә сала, кем казый, кем бәрәңге сала. Без туганымның баласы белән бәрәңге салдык! Әй өзгәләнә-өзгәләнә булышам дип. Кара аларны, олысы да, кечесе дә уйнап йөриләр ди бугай. Бергә күңелле», — дип язган җырчы.

Инстачылар бала күтәреп бәрәңге утыртучы Гөлназны көнгерә белән чагыштырган.

«И, бигрәк интегесең, әнисе кая соң баланың», «Әби дә эштә, бәби дә эштә», — дип комментарий да калдырганнар җырчының виртуаль дуслары.

Инстачылар арасында җырчының бакчасында туфракка шаккатканнар. «Алла, бакчагыз бигрәк йомшак инде, көрәккә аяк белән дә басмый», «Вәт балчык бу, безнекенә көрәк көчкә керә», — дип язучыларга «Кая балчык? Җиребез мамык кебек, күпме тирес, ком, ашлама кертелгән. Әйе, әтием бакчасында җир кап-кара, Казанның бу ягында, тау башында кызыл туфрак шул, тик балчык түгел», — дип җавап язган Гөлназ Гафурова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100