news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Көнгә ничә мандарин ашарга ярый?

Белгеч теләсә кайсы җимешне артык күп куллану файдага түгел, диде.

news_top
Көнгә ничә мандарин ашарга ярый?
pixabay.com

Диетолог-гастроэнтеролог Ксения Селезнева «МИР 24» телеканалына биргән интервьюсында артык күп мандарин ашамаска киңәш итте. Бу хакта РИА Новости яза.

Белгеч теләсә кайсы җимешне артык күп куллану файдага түгел, диде. Ләкин сәламәт кешегә көнгә берничә мандарин ашау зыян китерми.

«Әгәр ике-өч мандарин ашасаң, башка көннәрне башка җиләк-җимеш — алма, банан, груша ашасаң, куркыныч түгел», — диде эксперт. Аның сүзләренчә, көнгә унар мандарин хәтта сәламәт организм өчен дә «күп» булачак.

Яңа ел өстәлендә еш кулланыла торган ананас та шулай ук. Ананаска аллергиясе булмаган кешегә бу җимеш бик файдалы булачак, чөнки анда ферментлар күп, диде Селезнева.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар