news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Көнгә бер канәфер чәйнәү нинди авырулардан коткара?

Канәфер составындагы матдәләр яман шеш күзәнәкләре белән көрәштә дә ярдәм итә.

news_top
Көнгә бер канәфер чәйнәү нинди авырулардан коткара?
https://pixabay.com

Канәфер бөртекләре кулинариядә дә кулланыла, медицинада да ярдәм итә. Бу турыда «Челнинские известия» язды.

Канәфернең антисептик үзлекләре бар. Ул ялкынсынуга каршы көрәшергә ярдәм итә. Шуңа күрә салкын тию, ОРВИ билгеләре булганда, канәфер чәйнәргә кирәк. Авыру да җиңелрәк узар, тамак төбендә авырту да бетәр.

Авыздан тәмсез ис килгән кешеләргә дә канәфер чәйнәргә киңәш ителә. Ул сулышны яхшырта, авыздагы бактерияләрне бетерә, яраларны төзәтә.

Әгәр ашкайнату белән проблемалар булса, эч күперсә, канәфер чәйнәгез. Ләкин ашказаны җәрәхәте, гастрит булган кешеләргә канәфер ашарга ярамый.

Канәфердә эвгенол дигән матдә бар. Ул яман шеш күзәнәкләренә каршы торырга ярдәм итә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар