Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Көнендә кайтырбыз дип уйладык”: Ир белән хатын 7, 4 һәм яшь ярымлык балаларын өч көнгә үзләрен генә калдырып киткән

Азнакай районының Урсай авылында яшәүче О. һәм С. Киргизовлар (фамилия үзгәртелде) 7, 4 һәм яшь ярымлык балаларын өйдә үзләрен генә калдырып, Казанга чыгып киткән.

news_top_970_100
«Көнендә кайтырбыз дип уйладык”: Ир белән хатын 7, 4 һәм яшь ярымлык балаларын өч көнгә үзләрен генә калдырып киткән

27 февральдә Азнакай районының бер авылында яшәүче О. һәм С. Киргизовлар берсеннән-берсе кечкенә өч балаларын өйдә ялгызларын калдырып, Казанга чыгып китә. Көнендә әйләнеп кайтырга ниятләсәләр дә, эшләре өч көнгә сузыла. Бәхеткә, авылдашлары балаларның ялгыз калуларын сизеп ала һәм бу очрак фаҗига белән тәмамланмый.

– Гаилә 2011 елда безнең авылдан йорт сатып алып, пропискага керде. Авылда яшәмәделәр, Әлмәт районында торганнар дип беләм. 2016 елда алар авылга күченеп кайтты, – диде Урсай авыл җирлеге башлыгы сәркатибе Фирүзә Фазалова. – Әни кеше декрет ялында, гаилә башлыгы да авылда эшләмәде. Мөгаен, ул вакытлыча эшләп алгандыр. Тикшердек, бер кая да бурычлары юк, коммуналь хезмәтләр өчен дә вакытында түләп барганнар. Гаилә азып-тузып йөрмәде, эчкече дә түгелләр. “Фатир саткан идек, шуның акчасына яшибез”, – диделәр.

Сәркатип сүзләренчә, Киргизовларның олы кызларына 7 яшь, икенче сыйныфта укый. Икенче уллары – 2015, төпчекләре 2016 елда туган.

– Аларның йортлары авыл читендә урнашкан. Күршеләре дә ерактарак, анда да карт-корылар гына. Кызлары укырга килмәгәч, ни булды икән дип, сыйныф җитәкчесе өйләренә бара. Шунда гына балаларның әти-әнисе Казанга китүе, сабыйларның өйдә ялгызы калуы ачыклана. Укытучы директорга һәм миңа хәбәр итте, – диде авыл җирлеге башлыгы Илмир Абдуллин.

Ялгыз калган балалар янына ашыгыч ярдәм дә, социаль яклау, опека, балигъ булмаганнар белән эшләү комитеты вәкилләре дә килә. Балалар бер атна хастаханәдә ятып кайта. Аларга витаминнар бирәләр.

– Әниләре балаларга ашарга пешереп калдырган үзе. Балалар ач тормаган. Әмма балалар бит алар, берсеннән-берсе кечкенә җитмәсә. Олысы – 7 яшьлеге дә бала гына бит әле аның. 4 яшьлеге бөтенләй берни аңламый. Яшь ярымлыгын әйтмим дә инде. “Нигә үзләрен генә калдырдыгыз, нигә икәү бергә чыгып киттегез? дип тә әрләдем. “Без көнендә әйләнеп кайтырга тиеш идек. Кредит алырга теләдек”, – диләр. Кредитны бер көндә генә бирмиләр, минәйтәм. “Безнең сөйләшенгән иде”, – диләр. Шулай ук “Казанга хастаханәгә бардык” дигән версия дә йөри. Балаларның ялгыз калуын белгәч тә, без аларга шалтыраттык. Алар балалар хастаханәгә киткәннең икенче көнендә кайтты, – ди авыл җирлеге башлыгы.


– Хәзер гаилә күзәтү астына алынган. Бүген иртән аларда кабат авыл җирлеге башлыгы белән ветераннар советы рәисе рейдта булган.Без барганда әни кеше кызын мәктәпкә озата киткән иде. Әтиләре өйдә, балалар уйнап йөри. Өйләре чиста, җылы. Моңа кадәр бу гаиләнең балаларга салкын карашы сизелмәде. Авылда да бу – беренче очрак. Инде аңлаганнардыр, бу хәл аларга сабак булгандыр, – диде Урсай авыл җирлеге башлыгы Илмир Абдуллин.

    Комментарийлар (0)
    Калган символлар:
    news_right_column_1_240_400
    news_right_column_2_240_400
    news_right_column_3_240_400
    news_bot_970_100