news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Көненә ничә адым йөрү гомерне озынайта?

Гомерне озынайту өчен ун мең адым йөрергә кирәкми.

news_top
Көненә ничә адым йөрү гомерне озынайта?

Көненә уң мең адым атларга кирәк дигән популяр инану чынлыкта бернинди фәнни тикшеренү белән расланмаган. Бу турыда Майл.Здоровье хәбәр итте.

Галимнәрнең халыкара командасы ачыклаганча, адымнар саны кешенең яшенә бәйле. Тикшеренүдә планетаның дүрт континентында яшәүче 50 меңнән артык кеше катнашкан.

Тикшеренү нәтиҗәсендә ачыкланганча, көненә күбрәк адым атлаган саен, вакытыннан алданрак үлү куркынычы кими. Ләкин моның билгеле бер чиге бар.

60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен адымнарның оптималь саны 8 меңгә кадәр. Бу норманы арттыру файда китерми.

60 тан яшьрәк кешеләр өчен көненә 8-10 мең адым атларга кирәк.

Йөрү тизлеге әһәмияткә ия түгел, иң мөһиме — йөрергә кирәк, ди тикшеренүчеләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар